Яңа Кырлайда “Тукайга ияреп...” дигән иҗат кичәсе булды.
19 мартта Шушмабаш авылы мәдәният йортында 2000-2001 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында татарча көрәш буенча “Северный” хуҗалыгы призына ярышлар үткәрелде. Ярышны ачу тантанасы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләрен сәхнәләштергән чыгыштан башланды.
Быел хисап җыелышында Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина Корайван авылында 17 йортта кеше яши, дип сөйләде. Арчага кайткач ялгыш ишеттемме әллә, дип шалтыратып сорадым.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 99 исемдә газета һәм 16 төрдә журнал чыгара. Шулай ук аның составында телерадиокомпания һәм интернет–чыганаклар бар. Ул һәр ел үз газета–журналларына, район газетасына язылучылар арасында бәйге игълан итә.
Бәйгедә 50дән артык балыкчы катнашты. Оештыручылар яхшы әзерләнгән. Музыка уйнап торды, зур казанда тәмле аш пеште.
Халык арасында “Бәхетсезлек булмаса, бәхет килмәс иде” дигән әйтем бар. Гадәттә аны рус телендә әйтәләр. Арчада яшәүче Роза апа Шәйхетдинованың шигырь язуына китергән сәбәпләр дә тирәндәрәк ята кебек. Ятим балачак (әтисе сугышта үлгән), яшьләй тол калып, ялгызы өч бала үстерүләр эзсез үтмәгәндер...
Арча тамашачысы бу көннәрдә сәнгать дөньясында кайный. Әле киленнәр бәйгесе шаукымыннан айнып җитә алмадык, шул арада Арчаның икенче мәктәбе коллективы “Халык рухын зурлый белгән сәнгать һәрчак үсә барыр яңарып” девизы белән үтүче иҗади–тематик чыгышлар кысаларында Арча Мәдәният йорты сәхнәсенә зур концерт программасы белән күтәрелде.
2016 елда 2 сыеры булган һәм аларны 5 башка җиткерергә планлаштырган шәхси хуҗалыкларга абзар төзү өчен 100әр мең сум акча бирәчәкләр.
23 мартта район хакимияте бинасында сәгать 11дән 13кә кадәр юстиция министры урынбасары Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы гражданнары кабул итә
Начар күрүче һәм бөтенләй күрмәүчеләр оешмасы (җитәкчесе Зөфәр Зарипов) Арчаның затлы бер ресторанына җыелды.