ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2017 ел
җомга

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне бәйрәменә дә санаулы гына вакыт калды. Шул исәптән, Арчаның 11 балалар бакчасында бүген Ватанны саклаучылар бәйрәменә кадерле әтиләребез, дәү әтиләребез, юл йөрү кагыйдәләре программасы бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова да кунакка чакырылды.

“Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы хисап җыелышында 2016 елда башкарган хезмәтләрен барлады, агымдагы елга бурычлар билгеләде.

8 февральдә Арча педагогика көллиятенә Америка мөгаллимнәре килде. Көллияткә аяк басуга америкалылар чәк-чәктән авыз итте. “Ләйсән” вокаль ансамбле кунакларны дәртле җырлары белән каршы алды.

“Җомга көн кич белән” иҗат концертлары дәвам итә. Узган җомгада Шушмабаш авыл җирлегенә кергән авыллар үзешчәннәре чыгыш ясады.

Пермь өлкәсе Барда районы Барда гимназиясе белән Г.Тукай исемендәге Ашытбаш мәктәбе арасында үзара хезмәттәшлек турында ике ел элек килешү төзелгән иде.

11 февральдә “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында оешмалар, предприятиеләр, авыл җирлекләре командалары арасында гер күтәрү, кул көрәше, шахмат буенча ярышлар булды.

– Ана телен гаиләдә сакларга кирәк, – диде депутат Ринат Закиров. – Моны аңламаган кеше карашлары буенча чикле, ул киләчәкне, дөньяны тирәнтен күзалламый.

Арча Укучылар сараенда тренер Фәрит Минхәеров җитәкчелегендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен бочче секциясе уңышлы гына эшләп килә. Әлеге коллектив төрле ярышларга бара, җиңүләр яулап кайта.

Безнең мөхәрриребез шулай дип әйтергә ярата. Моны хастаханәгә кереп яткач аеруча тоясың икән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International