ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2018 ел
җомга

Нәкъ җырдагыча булды бу: язлар килергә уйламый, бурый да бурый буран. 18 мартта хут суыклары да  бетәргә тиеш иде, ата–бабаларыбыздан калган сынамышлар да эшләми хәзер.

“Мәдәният хезмәткәрләре – билгеле бер вазыйфаларны башкаручылар гына түгел, гадәти тормышта без игътибар итмәгән матурлыкны тоючы һәм аңлаучылар”. Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган тантаналы чараны алып баручылар тарафыннан әнә шундый сүзләр яңгырады. 

Хәрби комиссариатка телекүпер аша сөйләшергә килүчеләр арасында ак яулыклы апа Любина Рәхмәтуллина да бар иде.

Кемеровода килеп чыккан зур фаҗига барыбызны да тетрәндерде. 28 мартта Россиядә Матәм көне игълан ителде. Президент Владимир Путин Кемеровога барды, сәбәпләр ачыкланып, гаепле кешеләрнең җәза аласын әйтте.

Арча сәнгать мәктәбенә 15 районнан сәнгатькә гашыйк балалар җыйналды. Биредә “Арча ягы – данлы Тукай ягы” дип исемләнгән балалар иҗатының XIIIнче республика бәйгесе үткәрелде.

Арчада Тәнзилә апа Закированы белмәгән кеше юктыр! Ул үзенең хезмәтенә бәйле даталарны бер дә онытмый. “1964 елда билет сатарга кердем, 1968 елда кино күрсәтә башладым”, – дип сөйли. “Хезмәтеңне яраттыңмы?” — дип сорыйм. “Бик, – дип җавап бирде ул. – Хезмәтемне дә, халыгын да яраттым”.

Нәни кызчыкның газиз әнисен югалтып, әле күзе ачыла гына башлаган килеш ятимлек ачысы кичерүе, үги әни кулына калуы, аннан гына түгел, үги туганы тарафыннан да кимсетелүе, эт белән бергә эт оясында яшәргә мәҗбүр булуы, инде бердәнбер якын кешесе – әтисенең дә вафат булуы барлык тамашачыны тетрәндерде. Татарларның Золушкасы. Әмма, кызганыч, әкият түгел шул.

Районда әлегә грипп очраклары теркәлмәгән. Кискен вируслы сулыш юллары авырулары белән чирләү очракларының җитди күтәрелеше күзәтелә. Бигрәк тә балалар авырый.

Фоат абый белән Арча хастаханәсендә очраштык. Үзенең 90 яшьлек юбилеен аңа шунда каршы алырга туры килде.

Традиция буенча һәр ел чаңгы сезоны ахырында Арча стадионында ТАССР чемпионы, СССРның иң көчле 10 чаңгычысы исәбенә кергән Тәбрис Зарипов истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International