ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе
2008 елдан башлап озак еллар бер–беренә терәк, кирәк булып бәхетле гомер кичергән парларга “Ярату һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла башлады. Шул елдан башлап 8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Һәр елдагыча, районыбызның бәхетле, үрнәк гаиләләре ЗАГС бүлегенең яшь парларны кавыштыру залына җыелды. Дүрт пар алар: Иске Кырлайдан Ханна һәм Минсабир Әкбәровлар, Арчадан Фирдания һәм Әдһәм Шәриповлар, Яңа Кенәрдән Фәния һәм Рәгыйб Халитовлар, Наласадан Флера һәм Илдар Төхвәтуллиннар.
1 июльдә булды бу хәл. ЮХИДИ идарәсе Арча бүлекчәсенең 3 экипажына ике сәгать буе (кичке 6дан 8гә кадәр) “ВАЗ–2114” машинасы артыннан куып йөрергә туры килде.
Әңгәмәдәшебез — Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова.
Закон нигезендә балигъ булмаган яшьтәгеләргә кичке 10 сәгатьтән иртәнге 6 сәгатькә (җәен кичке 11дән иртәнге 6 сәгатькә) кадәр әти–әниләрсез яки аларны алыштыру-чыларсыз урамда йөрергә рөхсәт ителми.
“Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Игътибарлы җәяүле” дигән чара узды. Бер атна алдан юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган рәсем бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге дәрес уен рәвешендә узды.
Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы законга өстәмәләр 1 июньнән үз көченә керде. Шул көннән башлап Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенең участок һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторлары даими рәвештә рейдлар үткәргәннәр. Бер ай эчендә генә дә 35 беркетмә төзелгән инде. 5се башка район кешеләре булса, 30ы үзебезнекеләр. Барысына да 500әр сум штраф салынган.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Яңасала авылы уртасында парк төзиләр. Авыл халкы көче белән тирәлекне койма белән әйләндереп алганнар, көзгә чыршы һәм нарат үсентеләре утыртачаклар. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафинның паркта тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә монумент эшләтү нияте бар.
Арча муниципаль район башлыгы карары нигезендә, 16 авыл җирлегенең 2014 елның икенче кварталындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр рәтенә Урта Курса (башлыгы — Рәмзия Вафина), Иске Чүриле (Гөлнара Заһидуллина) һәм Яңа Кишет (Тәбрис Арсланов) авыл җирлекләре керде.
3 июльдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов матбугат конференциясе үткәрделәр. Алар быел ТР Икътисад министрлыгы уздыра торган муниципаль районнарның (шәһәр округларының) халык социаль проектлары конкурсы турында сөйләделәр.
“АК БАРС” АГРОКОМПЛЕКСЫ”ннан Ринат Котдусов “Макдон” комбайны белән 1863 гектарда күпьеллык үләннәр урдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International