ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2014 ел
җомга
Шифалы яңгырлардан соң кырларда йөрүе күңелле, күзгә күренеп үзгәрде алар. “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов та бик канәгать.
Җәйнең иң матур, Җир–ананың шифалы байлыкларын өләшә башлаган вакытында —июльнең тәүге көнендә дөньяга килә Миңлегөл апа. 95 яшьлек гомер бәйрәме белән котларга килгән район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев, район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев, Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закировны күргәч, үзенә карата хөрмәт, ихтирамнан күңеле тулып китте аның.
Узган атнада Арчаның Кызыл Бистә урамы буйлап барганда бер йорт каршындагы сыйдан сыгылып килгән өстәлне, аның тирәли утырган халыкны, парлар чыгарып кайнап торган дүрт самавырны, учак утында “кызынган” өч зур казанны күреп аптырап калдым. Шунда бу урамда яшәүче Сәгыйдә Гаязова каршыма чыгып, кайнар аштан авыз итәргә чакырды һәм эшнең нидә булуын аңлатып үтте.
“Урын кешене түгел, кеше урынны бизи”,—дип юкка гына әйтмиләр. Арча питомнигы клубына Нәсимә Гарифуллина килгәннән соң мәдәният учагы гына түгел, шәһәрнең питомник өлеше дә җанланып киткәндәй булды. Төрле чаралар үткәрелә башлады, урамнарга гармун моңы, җыр авазы таралды. Узган җомгада биредә бәйрәм оештырылды.
Без килгәндә Фәүзия апа бакчада кычыткан урып йөри иде. “Хәзер чакырам мин аны. Бу яңгырлар белән кычыткан тәмам котырды. Йөрәге түзмәде Фәүзия апагызның”, — диде каршыга чыккан Наҗия апа. Озакламый Фәүзия апабыз үзе дә күренде. Сөбханалла, 85 яшь бирмәссең дә. “Яшем олы булганга карап, йөрәгем бер дә картаерга ашыкмый әле. Гомер буе эшләдек, авырлыклардан курыкмадык. Шул гадәткә кереп калган, бераз көч барында бер дә тик утырасы килми”, — диде ул, яшь кызларга хас чая булырга тырышып. Көлешеп алдык. Нинди сәбәп белән килүебезне аңлап алгач, бик теләп үзе, тормышы, язмышы турында сөйләп китте.

2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Сеҗе авыл җирлегендә истәлекле вакыйгалар булып тора. Узган ел Сикертән авылында искиткеч мәдәни–спорт үзәге ачылган иде. Быел менә 27 июньдә тагын бер тантана — полиция участок инспекторының хезмәт һәм яшәү урыннарын берләштергән йортны тапшыру булды.
27 июньдә муниципаль район башлыгы Алмас Назиров шәһәрдә ныклап төзекләндерелүче күп фатирлы йортларда булды, эшләрнең барышы белән кызыксынды, әлеге йортларда яшәүчеләр белән очрашып сөйләште.
Һәр яңа җитәкче халык күңелендә кызыксыну уята. Кем ул? Каян килгән? Ниндирәк кеше? Озак еллар Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсен җитәкләгән Габделхак Касыймов ялга киткәч, аның урынына килгән яңа җитәкче билгеләнде. 20 елга якын Арча ЮХИДИ бүлекчәсендә эшләгән Илдар Нотфуллинны күпләр беләдер дә. Аеруча транспорт белән идарә итүчеләр. Чөнки соңгы вакытта ул районара теркәү–имтихан бүлекчәсен җитәкләде. 3 июльдә булачак һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан райондашларны Арча ЮХИДИ бүлекчәсенең яңа җитәкчесе белән якыннанрак таныштырып китәргә булдык.
2015 елга бюджет акчасын планлаштыру максатыннан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм, туризмны үстерү программаларын карау буенча район инвестиция һәм координация советларының берләштерелгән утырышы булды. Аны район башкарма комитеты житәкчесенең беренче урынбасары, координация советы рәисе Эльмира Хәстиева алып барды. Утырышта эшмәкәрләр, оешма, предприятие, авыл хуҗалыгы ширкәтләре җитәкчеләре катнашты.
2014 елның апрелендә Казанда яшәүче бер ир–ат полициягә мөрәҗәгать итә.
Ул 7 апрельдә үз машинасында Балтач районына бара. Кире кайтканда Арчага кадәр бер егетне утырта. Өенә кайтып җиткәч, машинасының арткы утыргычына куеп торган 8 мең сумлык планшет компьютерының юкка чыкканын күреп ала. Пассажирдан шикләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International