ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Алдагы елларда кар ноябрь урталарында ятса, быел ул декабрь башын көтте. Кышның беренче көненнән үк кар–бураннар башланды. Шәһәр урамнарын кардан чистарту хезмәтен башкаручы “Жилкомбытсервис” ширкәте өчен мәшәкатьле чор.
Арча 10нчы балалар бакчасының урта төркем тәрбиячесе Фәния Гыйззәтуллина:
— Геометриядән ачык дәрескә килә алмассызмы икән, — дигәч, миндә зур кызыксыну туды, чыннан да, 3–4 яшьлек балалар бакчада геометриядән нәрсә дә булса өйрәнә алдылар микән?! Чөнки үзебезнең игезәк малайлар шушы төркемгә йөри. Ә әти–әниләрнең, һәрвакыттагыча, алар белән шөгыльләнергә вакытлары (әллә теләк!) юк. Ачык дәрестә Арча балалар бакчаларының урта төркем тәрбиячеләре дә катнашты.
12 декабрьдә авыл җирлекләре башлыклары, сәркатипләре һәм хисапчылары катнашында киңәшмә булды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.

11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтте. Безнең районда да шушы уңайдан очрашулар, тантаналар уздырылды, аларда Геройлар үзләре, хәрби һәм тыныч хезмәт ветераннары катнашты.
“Казан арты” тарих–этнография музееның диварлары бик күп шәхесләр белән очрашуларны истәлек итеп саклый. Ватан Геройлары көнендә Арча тарихына бер гүзәл сәхифә өстәлде: Арча мәктәпләренең югары сыйныф укучылары якташларыбыз — Социалистик Хезмәт Геройлары Стелла Габдрахманова һәм Илсур Шәйхетдинов белән очрашу бәхетенә иреште.
Иртәнге сәгать 6 тулмаган әле. Арча уянып кына килә. Йомшак кына кар явып үткән. Трактор шәһәр үзәген кардан чистарта. Поездга төшүчеләр ара–тирә күренгәли. Район хәрби комиссариаты янында ыгы–зыгы сизелә: егетләрне армиягә озаталар. Гармун тавышы ишетелми. Ә барыбер дә гармун белән күңеллерәк. Узган пәнҗешәмбедә 11 егет армиягә алынды, шуның 8е — Арчадан.
Ягулык–майлау материалларының сыйфат күрсәткечләре ГОСТ таләпләренә туры килергә тиеш. Сыйфат начар икән, беренчедән, алар кирәгеннән артык күп тотыла, икенчедән, транспорт чарасының ватылуына китерә. Кулланучыга сыйфатсыз нефть продуктлары килеп җиткәнче һәр этапта аны контрольдә тотарга кирәк. Ягулык–майлау материалларының сыйфатын тикшерү буенча айлык та шуны максат итеп куйды. Арчада кулланучылар нинди бензиннан файдалана соң?
3 декабрь мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең Бөтендөнья көне буларак билгеләп үтелә һәм ун көн дәвамында бара.

6
декабрь, 2013 ел
җомга
Соңгы елларда төрле программалар буенча төзелгән йортлар, фатирларны тапшыру тантаналарына күнегеп беттек. Ә менә 6 декабрьдә Яңа Иябаш авылында үткәне башкаларыннан аерылып тора.
Район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре бу көннәрдә хуҗалыкларда терлекләрне кышлатуның барышы белән танышалар, хезмәт коллективлары белән очрашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International