ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Район белем учрежде-ниеләрендә республика күләмендә “Чисталык дәресе” исеме белән табигатьне саклау буенча экология–белем акциясе булды. Акция 1–11 сыйныф укучылары белән үтте. Дәресләрдә экология сагында торучы оешма вәкилләре дә катнашты. Балалар сыйныф сәгатьләре, КВН, махсус дәресләрдә табигатьне саклау буенча чыгыш ясады, төрле уеннар уйнады.

21
декабрь, 2013 ел
шимбә
18 декабрьдә Арчага Бөтенроссия ветераннар (пенсионерлар), сугыш һәм хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Дмитрий Карабанов һәм республика ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәбир Иштирәков килде.
Апаз авыл җирлегенә кергән авылларда нигезләр дә нык, йорт–җирләр дә таза. Күренеп тора, бу якларда тырыш халык яши, шуңа тормышлары да мул. Шушы җирлектә очрашуга, тәҗрибә уртаклашырга килгән авыл җирлекләре башлыклары, беренче чиратта, шуңа игътибар итте. Авыл көне гаилә фермаларын, фермер хуҗалыкларын, шәхси эшмәкәрлекне һәм шәхси секторда ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча эшнең торышына багышланды.
Яңа ел якынлашканын күрәсең, күңелең белән тоясың килсә, кичләрен Арча үзәгенә чык, я булмаса көндез стадионга төш. Оешмалар тирә–юнендә акрынлап җемелдәшеп утлар яна, кардан ясалган әкият геройлары сыннары пәйда була башлады. Бу өлкәдә балалар бакчалары, мәктәпләр өлгеррәк булып чыкты. Китапханә тирәсе, мәдәният учагы каршы аллы–гөлле энҗе бөртекләреннән торган яктылыкка күмелде. Тиздән башка оешмалар яны да әкият шәһәрчеген хәтерләтер.
Узган шимбәдә “Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул–кызларың җыры!” дигән девиз астында үткәрелгән концертлар бәйгесендә “Арча” һәм “Олимп” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәпләре коллективлары “бил алышты”.
Ярты гасыр бергә гомер итү өчен сабырлык, бер–береңә карата бизмәннәргә салынмый торган ихтирам таләп ителә. Тормыш итү — театр, кешеләр — уйнаучы, дигән бер акыл иясе. Тормышта үзеңә бирелгән рольне намус белән башкарып, кешеләр арасында хөрмәт яулау үзеннән–үзе килеп чыга. Хатын — ирен, ир хатынын хөрмәт итеп яшәсә генә халык арасында ихтирам казана. Ә озак еллар тигез гомер итү — Аллаһы Тәгаләнең бүләге, күпләргә тәтеми торган бәхет ул.
Без Яр Чаллы шәһәрендә спортның бочче төре буенча республика ярышында катнашып кайттык.
Быелның август аенда яңа туган баласын пычак белән чәнчеп үтергән 20 яшьлек Ч. З.га 12 декабрьдә суд карары чыкты. Cуд утырышы судья Альфред Рәхимов рәислегендә булды. Гаепләнүченең элек хөкем ителмәвен, гаебен тануын, үкенүен һәм җинаятьне бала табудан психикасы тетрәнүе нәтиҗәсендә эшләгәнен исәпкә алып, район суды Россия Федерациясе Җинаять кодексының 106 маддәсе нигезендә 2 ел 6 айга иреген чикләү җәзасы билгеләде.
Узган атнада республиканы гына түгел, бөтен татар мохитен шаулатып мәркәзебезнең Г.Камал театры бинасында “Татар моңы” халыкара яшь башкаручылар телевизион фестиваленең гала–концерты булып узды. Тамашачыларга халкыбызның моңын тыңлап хозурлану, яңа, яшь талантлар белән танышудан тыш, күренекле җырчыларны да күрү, аларның яшьләргә биргән хәер–фатыйхаларын ишетү насыйп булды.

18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
14 декабрьдә ТР Хөкүмәте Йортында үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә 15 меңнән артык трактор, 5 мең йөк техникасы, 4,5 меңнән артык төрле комбайннар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы булуын әйтеп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International