ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Арча район Советының социаль, икътисад, авыл хуҗалыгы, тирә–як мохитне саклау һәм законнар үтәлеше, җәмәгать тәртибен саклау, җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән чираттагы утырышы булды. Утырышны район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
Татарстан җирендә зур кайгы — 17 ноябрь кичендә Мәскәүдән Казанга кайтучы “Боинг–737” самолеты Казан аэропортына төшкәндә һәлакәткә очрады, анда утырып кайтучы 44 пассажир һәм 6 кешедән торган экипаж һәлак булды. Алар арасында республика Президентының өлкән улы Ирек Миңнеханов, Татарстан буенча Федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Антонов та бар.

15
ноябрь, 2013 ел
җомга
Ашытбаш мәдәният йортында “Туган ягым — моңнар чишмәсе” исеме белән Рәис Шәкүров һәм аның сәхнәдәш дуслары тарафыннан “50 ел сәхнәдә” дигән кичә оештырылды.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров 12 ноябрьдә “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Конституциясе авторларының берсе Әзәл Кәримовны язмыш сукмаклары кайчандыр Арча якларына да алып килгән булган.
Ул 1923 елда Оренбург өлкәсендә туган. 1938 елда Мәскәү махсус артиллерия мәктәбендә, 1941 елда артиллерия училищесында укый. Курсант буларак Мәскәүне дошманнардан саклауда катнаша.
Күптән түгел халык сәламәтлеген тәмәке тарту зыяныннан саклау буенча Федераль закон кабул ителде. Шул уңайдан район прокуроры урынбасары Радик Хәбибуллин белән әңгәмә оештырдык.
Тернәкләндерү үзәгенә илтүче юл буендагы коймаларда төрле әкият персонажлары, стеналары шулай ук төрле рәсемнәр белән бизәлгән күп фатирлы йортларны күргәнегез бармы? Арагызда “Кем ясады икән боларны?” дип гаҗәпләнүчеләр дә бардыр. Әлеге гүзәллекне тудыручылар һәм эскизларны ясаучылар районыбызның сәләтле мәктәп укучылары — “Яшь гвардия” штабы әгъзалары.
Мин бу кызларның батырлыгына сокланам. Берүзең Америка кадәр Америкага чыгып кит әле. Арча педагогика көллиятенең 4 курсында укучы Наласа кызлары Ләйсән Вахитова, Резедә Кәлимуллина турында сүзем.
11 ноябрьдә “Җидегән чишмә” Арча халык театры Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Бу коллективның иң зур уңышы, дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки үзешчәннәрнең танылган артистлар уйнаган сәхнәгә күтәрелүе, тулы зал җыеп, тамашачы мәхәббәтен яулавы һәм көчле алкышларга лаек булуы үзе үк дәрәҗә.
Ашытбаш авылы мәктәбендә шахмат уены буенча “Төньяк балкышы” кубогына чираттагы ярышлар булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International