Җәйге каникулда балалар лагерьларда ял итә, әти–әнигә, әби–бабайга булыша, теләге булганнар ял вакытларында акча эшләү юлын да таба.
Нигездә, балалар каникул чорында мәктәп яны участокларында, бакчада эшли, мәктәпне төзекләндерүдә катнаша. Шулай ук районда һәр елны мәктәп яны хезмәт лагерьлары да эшли.