ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2013 ел
җомга
Көзге культуралар игенче өчен һәрвакыт ышанычлы уңыш гаранты булган һәм шулай булып кала. Быелгы корылыкта сабан культуралары “янганда”да уҗым культуралары һәркайда әйбәт уңыш бирә. Шуңа күрә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы бөртеклеләр мәйданнарында уҗым культуралары өлешен 40 проценттан киметмәү бурычын куйды. Безнең районда ул 27–28 мең гектар булырга тиеш.
Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов комбайннар йөри алганда игеннәрне сугарга кирәк, дигән таләп куйды.
Кешенең дөньяга килүенең хакыйкый-асыл сәбәбе ул — Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә. Ә инде табигый сәбәбе — атасы белән анасы. Шул сәбәпле, баланың тугач тәүге сүзе — “Әлхәмдүлиллаһ” була, ягъни Аллаһыга олылау булсын, дип әйтә, ди. Аллаһы Тәгалә: “Шуның өчен яраттым да инде сине”, — дип, җавап кайтара, ди.
Әңгәмәдәшебез—Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов.
“Ата–ана үлгәннән соң, закон нигезендә мираска кем ия була ала?”
Газета укучыларның бу соравына Арча районы Адвокатлар конторасы адвокаты Мәхабәт Махмадханова җавап бирә.
Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе чираттагы утырышын үткәрде. Аны комиссия сәркатибе Альбина Бакирова алып барды. Утырышта төнге сәгать 11дән соң урамда йөргән яшүсмерләрнең эше каралды. Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасының “Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян салуны булдырмау буенча чаралар турында”гы Закон нигезендә (№71, 2010 елның 14 октябре) балигъ булмаган балаларның 1 июньнән 31 ав-густка кадәр кичке сәгать 11дән соң әти–әниләреннән башка урамда йөрүләре тыела. Бу балаларны төнге хәтәрләрдән саклау максатыннан эшләнә.

2
август, 2013 ел
җомга
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров яңа уку елы алдыннан мәктәпләрнең әзерлеген барлап чыга, укытучылар белән очраша.
Соңгы вакытта республика юлларында булган фаҗигаләр йөрәкне телгәли. Күпме кеше үлә бит. Җитмәсә, араларында әле яши генә башлаган һәм бөтен тормышлары алда булган балалар да бар.
Чит–ят җиргә барсаң, йортка кергәнче үк капка төбендәге чисталыкка игътибар итәсең. Тәртипкә китерелгән, ялт итеп торган җирдән китәсе дә килми кайчак. Тик шундыйлар да була: ялт итеп торган йортның терәлеп торган күршесе йортын, ихатасын тәртипләү турында уйламаска да мөмкин.
Республикада игълан ителгән “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе кысаларында миһербанлы кешеләр тырышлыгы белән мәктәпләрнең төзекләнүен, җиһазларның артуын, укучыларга белем алуга яңа мөмкинлекләр ачылуын күрү бик куандыра. Районыбызда да киң күңелле эшмәкәрләр булуы зур шатлык. Шундый кешеләрнең берсе — Утар Аты авылында яшәүче Фәнис Мостафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International