ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2019 ел
җомга

25 июньдә Арча шәһәренең үзәк стадионында WorldSkills Флагын хөрмәтләү тантанасы булды. Чарада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм “Ворлдскиллс – Казан 2019” 45нче дөнья Чемпионатын оештыру комитеты вәкилләре катнашты.

Кунакларны арчаларга гына хас булган кунакчыллык буенча чәкчәкләр һәм гармун моңы белән милли киемнәрдән кызлар һәм егетләр каршы алды. Аннан алар WorldSkills һәм WorldSkills Каzан 2019 флаглары белән тере коридор аша сәхнәгә таба уздылар. Тере коридорны төрле эшче һөнәр ияләре булып киенгән укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, бакчада тәрбияләнүче балалар, райондагы һөнәри уку йортлары студентлары, предприятие, оешма вәкилләре ясаган иде.

Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов Мәскәүдә булып кайтты. Ул Татарстан делегациясе белән Россиянең Бәйсез профсоюзлары федерациясенең Х съездында катнашты. Шул уңайдан без Вакыйф Вәгыйзовичны редакциягә кунакка чакырдык.

– Вакыйф Вәгыйзович, съезддан алган тәэсирләрегез белән безнең белән дә уртаклашсагыз иде.

– Без Татарстаннан 16 делегат, Татарстан Респуб- ликасы профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Ивановна Кузьмичева житәкчелегендә, Мәскәүгә съездга бардык. Мәгариф өлкәсеннән өч кеше идек. Өч көн булдык без анда. Мәскәүдә “Измайлово” кунакханә комплексында яшәдек. “Измайлово” концерт залында съезд үтте.

Барысы да бер көнне булды. Район башлыгы Илшат Нуриев башта Сеҗе мәктәбе базасында урнашкан “Шатлык” лагеренда булды, кичке сәгать 5тә Арча педагогика көллияте базасына тупланган “Без – Тукай оныклары” чатырлы аланына килде.

“Шатлык” лагеренда “Яшь армиячеләр” сменасы бара. “10 көн ял итәчәкбез без монда, – дип сөйләде балалар. – Тагын 4 көн калды. Кайтасы килми... Монда күңелле! Ватан, тынычлык, хәрби темаларга дәресләр үткәрәләр, марш атларга өйрәнәбез, спорт уеннары һәм тагын төрле кызыклы уеннар оештыралар, тәмле ашаталар, кичен күмәк биюләр...” Арчаның 7нче мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Адилә Сөләйманова инде кем буласын да уйлап куйган. “Прокуратурада эшләячәкмен, – ди. – Без мондый лагерьда тәртипкә, җитди булырга өйрәнәбез”.

Арча станциясендә яшәүче Галия һәм Изиль Зиннәтуллиннарның бергә яши башлауларына 60 ел.

– Миңа – 86, Галия апаңа 80 яшь. Алтмыш ел гомер бер сулуда үткән дә киткән, – ди Изиль абый.

– Йөрешмәдек тә без. Балык Бистәсе районының Яншык авылыннан мин. Мәктәпне тәмамлаган көннәрдә әнием вафат булды. Укуымны дәвам итәргә теләмәдем, Казанга эшкә киттем. Изильне дә мамык фабрикасына эшкә җибәргәннәр. Айванныкы ул, минем туганнан туган апам аларның күршеләрендә кияүдә. Казанда чакта ук мине күзәтеп йөргән булган икән, авылга кунакка кайтып, клубка чыккач эләктереп алды, – ди Галия апа.

Арча үзәк мәчетенә килеп керүгә каршыма район мөхтәсибе Әмир хәзрәт очрады. Күргәнем юк иде. Исәнләштек. Сөбханалла, күзләрендә, йөзендә нур балкый...

Ул көнне  балаларны сәламәтләндерү курсларының йомгаклау көне иде. Без аны дини лагерь, дибез. Ә Әмир хәзрәт балаларны сәламәтләндерү курслары, дип атады. Баланың тәнен дә, җанын да савыктыручы. Чөнки балалар иртән физик күнегүләр ясыйлар, янәшәдәге паркта төрле уеннар уйныйлар, мәчеттә дини тәрбия алалар. Һөнәрләрен курсларны йомгаклау көнендә күрсәттеләр. 50ләп бала. Ул көнне балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары да килгән иде. Алар бик риза булып тамаша кылып утырдылар. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр дә бирелде. Бергәләп төшкән фото истәлеккә бирелде, ул аларның күңелләренә аерата хуш килде. Аз гына юк булып торган Әмир хәзрәт бераздан чәчәкләр күтәреп килеп керде. Котлаулар дәвам итте. Имам курсларда балалар белән эшләгән тәрбияче кызларга рәхмәт әйтеп, чәчәкләр бүләк итте. Мондый матур тамашаны күргән юк иде әле. Аннан бергәләп фотога төштеләр.

Әлеге җырны белмәгән ир-ат юктыр. Сагышлы, моңлы ул. Соңгы елларда ил сагына киткән егетләр әти-әниләреннән бигүк аерылып та бетмиләр. Хәрби комиссариатта киткәндә үк кәрәзле телефон бирәләр, хәрби частьларга бару оештырыла. Шулай да, тагын бер җыр юллары белән әйтсәк: “Бергә булулары күңелле дә, аерылулары бик яман...”

Бу атна башында “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов шалтыратты: “Ял көннәрендә халыкка печән бирдек, шуңа шатланып утырам әле. Болын печәне кебек бик яхшы печән, әйбәт вакытта алып кайтып урнаштырып куйдылар. Алдагы көннәрдә яңгырлар көтелә бит. Бөтен техниканы бирдек, печән алгач халык та тынычланып, дәртләнеп эшли башлый бит”.

Хуҗалык җитәкчесенең шатлыгы бу гына түгел. “Гомерем буе яхшы печән склады төзү турында хыялландым

“Бердәм Россия” партиясенең парламент фракциясе әгъзалары коллегалары – бер партиядәгеләр белән илкүләм проектлар кысаларында тормышка ашырылучы мөһим объектларда булдылар. Соңыннан эш нәтиҗәләре турында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә сөйләштеләр.

  “Бердәм Россия” партиясе активы белән Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. Видео- конференциядә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

– Татарстан илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча актив эшләп кенә калмый, аның федераль коллегалар белән уртаклашырлык үзенчәлекле эшләнмәләре дә бар, – дип әйтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстанда эшче төркемне ТРның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкли.

Узган гасырның җитмешенче еллар башы. Курсалар, Масралар Арчага Корайван авылы аша йөри иде. Авылның нык чагы, урам тулы бала-чага, өлкәнрәкләр клуб, кибет янында.

Берзаман таудан карага буялган көймәле чанага җигелгән кара айгыр менеп Күпербаш ягына үтеп китте. “Иске Масраның Мөдәрис бу, – диделәр аны белгәннәр. – Зоотехник булып эшли”.

Мөдәрис Нәбиевич белән ярты гасырга якын таныш икәнбез. Соңгарак ул Фрунзе исемендәге колхозда партком секретаре, рәис урынбасары, “Заветы Ильича” (Иске Чүриле), “Авангард” колхозларында рәис булып эшләде. Тора-бара күршеләр дә булып киттек әле.

Узган шимбәдә “Арча” спорт комплексында мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында бочче буенча Татарстан Республика чемпионаты һәм беренчелеге булды. Чемпионат – өлкән, беренчелек кече яшьтәге спортчылар өчен. Мондый форматтагы ярыш безнең районда әле беренче тапкыр оештырыла. Ул чын спорт бәйрәменә әверелде, дисәк тә ялгыш булмас.

Чемпионат һәм беренчелеккә Азнакай, Саба, Балтач, Арча районнарыннан, Яшел Үзән, Әлмәт, Чаллы, Мамадыш, Казан шәһәрләреннән командалар килгән иде. Барлыгы 34 кеше катнашты. Араларында күп тапкырлар республика һәм Россия чемпионы исемнәрен яулаган боччечылар да бар.

Ярышка килгәннәрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде, бочче спорт уенын яратучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Татарстан Республикасындагы инвалид- ларның физкультура-спорт  җәмгыяте рәисе, республика спорт-адаптив мәктәбе директоры Фәридә Сафиуллина да чемпионат һәм беренчелекне ачып җибәрү тантанасында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International