2017 елның әле биш ае да үтмәде, җәяүлеләр гаебе белән ике юл–транспорт һәлакәте теркәлде инде. Иң аянычы, аларда ике кеше һәлак булды.
Һәр ел май ахырында район мәктәпләренең унынчы сыйныф егетләре һәм Арча педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллияте студентлары – булачак солдатлар биш көнлек җыенга чакырыла.
Халыкара гаилә көнендә районыбыздан ике әни Ашабаштан Сәрия һәм Яңасаладан Гөлназ ханымнар — ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда булып кайтты. Биредә булган кешелеклелекне, очрашудан алган тәэсирләрен рухланып сөйли алар.
Яңа Кенәр урта мәктәбен быел уналты 11 һәм утыз ике 9 нчы сыйныф укучысы тәмамлый. Олы тормышка аяк баскан бу тантанада Арча муниципаль районы хакимияте башлыгы Ильшат Габделфәрт улы Нуриев катнашты.
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 23 майда соңгы ункөнлектә язгы кыр эшләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән механизаторларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.
Һәр эшне бездә гадәттә “Яңарыш” (элекке “Татарстан”) хуҗалыгы башлап җибәрә. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә шулай.
“Кайтырга да күп калмады, бары 24 ай гына...” Озак вакытка якыннары, сөйгән ярлары белән аерылышкан солдатка китүче егетләрне әнә шулай җырлап озаталар иде. Бер елга гына китеп, көн дә телефоннан сөйләшеп, атлаган саен яннарына барып очрашып торсалар да, хәзер дә бу җыр юллары популяр булып кала. Чөнки көткән кеше өчен аның бер атнасы да бик озак тоела.
Нариман ага Вахитов 9 майда Арчага “Үлемсез полк” акциясендә катнашу өчен махсус Мәскәүдән үк кайтты.
Нариман аганың үзенә бүген 78 яшь. Әтисен бөтенләй хәтерләми. Ул сугышка киткәндә малай әле бишектәге сабый гына була.
Үткән җомгада Яңасала авылында булдык. Юлда бу якларның табигатенә сокландык. Авыр елларда халыкны үлемнән саклап калган болыннарны, басу-кырларны, урманнарны карап бардык. Яңасала авылында туып-үскән, сугыш башланганда 16 яше дә тулмаган әни (Гыйниятулла кызы Әлфия) искә төште. Бу урман, басуларда аның да эзләре бар иде...
Арчада яшәүче Мөнирә Вагыйзова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу олы дата белән аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина котлады.