Пермь өлкәсе Барда районы Барда гимназиясе һәм Татарстан республикасы Арча районы Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе арасында мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү тулы көченә дәвам итә. Әлеге икеяклы килешү һәрберебез өчен дә бик кирәкле һәм файдалы проект булды.
«Арча ягы- кунакчыл як». Районыбызга кем генә аяк басмасын, аны бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты кызыксындырмый калмый. Буген дә, 26 нчы апрель көнне, Саха (Якутия) республикасы делегациясе Яңа Кырлай авылында кунакта булдылар.
Бүген Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта, шагыйрнең тууына 131 ел тулу уңаеннан "ТатАрча кичләре" проекты кысаларында үткән "Акыл-баттл" интеллектуаль уены булып узды. Әлеге бәйгедә Наласа, Түбән-Аты, Утар-Аты һәм Кушлавыч мәктәпләре укучылары үз белемнәрен сынадылар...
Яңа Кишеттән: “Сыерлар рәхмәт әйтеп йоклыйлар, тамаклары тук, күптән мондый яхшы сыйфатлы сенаж, силос ашаганнары юк иде инде. Терлекчеләрнең дә күңелләре күтәрелеп китте”, – дип шалтыраттылар.
Узган якшәмбедә “Арча” спорт комплексында зурлар арасында районның иң көчле футбол командалары ярышты.
Бөек Җиңү бәйрәме якынлаша. Кызганыч, әлеге бәйрәмнең төп катнашучылары – безгә рәхимсез сугышларда җиңү яулаган кешеләр – елдан–ел кими.
22 апрельдә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан халыклары съезды булып үтте. Көн тәртибендә бер мәсьәлә – бүгенге көндә Татарстанның этномәдәни үсеше.
Апрель – өмәләр ае. Һәркем – хезмәт коллективлары да, шәхси йортларда яшәүчеләр дә үз тирәсен җыештыра. Өмәләрнең берсендә, төшке аштан соң, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Гомәров белән нәрсә эшләнгәнен карап чыктык.
Арчаның 2 нче мәктәбендә “Җир Хартиясе ракурсындагы заманча социаль-икътисади системаларның экологик куркынычсызлыгы” темасына төбәк фәнни-гамәли конференция узды. Анда Татарстан Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенә караучы Арча, Балтач, Кукмара, Әтнә, Биектау районнарыннан килгән укучылар катнашып, белемнәрен чарлады.
Бүген, 25 апрель көнне, Арча 3 номерлы мәктәбендә сөекле шагыйребез Г.Тукайга багышланган “Г. Тукай –безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән шигырь уку, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкару бәйгесе уздырылды.