ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

8 ноябрьдә балигъ булмаган балалар мәнфәгатьләрендә суд карарларын үтәү темасына  Татарстан Республикасында Бала хокукларын яклау буенча Вәкиле аппаратында (Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 61нче йорт, 2 кат) Татарстан Республикасында Бала хокукларын яклау буенча Вәкил Г.Л.Удачина  һәм Татарстан Республикасының баш суд приставы Р.М. Ильясов гражданнарны кабул итә

Арчада төзеләчәк спорт-күңел ачу комплексына иң кызыклы исем уйлап табучыга — кыйммәтле бүләк!

20 октябрьдә авыл  җирлекләре секретарьлары семинар–укуы үткәрелде. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина ачып җибәрде

Бөтендөнья татарлары конгрессы чакыруы буенча Үзбәкстанда яшәүче татарлар Татарстанда булдылар һәм Арчага да кайттылар.

Эшче яшьләр, электр белән эретеп ябыштыручылармы, токарь, слесарь, ташчылармы, аш-су осталары, механизаторлар, терлекчеләрме, үз һөнәрләре осталары гына булып калмый, сәнгатьтә дә үзләрен күрсәтә, тамашачыны сокландыра

Иске Чүриле урта мәктәбендә Казан югары хәрби команда училищесы курсанты Динар Вилданов белән очрашу булды

Чабаксар шәһәрендә бочче уены буенча спорт мәктәбе беренчелегенә ачык ярышлар булды.

500 еллык тарихы булган, данлыклы Әхәт Закиров кебек көрәшчеләр биргән Наласа авылында көрәш бәйрәме уздырылды. Наласа урта мәктәбе үзләренең көчләрен сынар өчен районыбызның яшь һәм көчле көрәшчеләрен җыйды. Бу көрәш 2004–2005 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында үткәрелде. Соңгы вакытларда татарның милли спорт төре булган көрәш массакүләм төстә үсешен дәвам итә. Районыбызда да милләтебезнең йөзек кашы саналган бу спорт төренә игътибарның аеруча зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. Мәктәбебездә көрәш түгәрәген озак еллар Таһир Лотфуллин җитәкли. Аның шәкертләре көрәш бәйгеләрендә призлы урыннар алалар. Бәйгене оештыруда да Таһир Әхмәт улы зур көч куйды.


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Администрация, туризм һәм кунакчыллык Үзәге инициативасы буенча Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында 2016 елның 24 октябрендә Яңа Кырлай авылында мәдәни-мәгърифәт «Тукай Ягы» проектын кысаларында заманча яшьләр иҗаты "Тукай Фест" фестивале оештырылды. Катнашырга күрше районнар чакырылды. Биектау, Кукмара, Саба районнарының делегацияләре чакыруны бик теләп кабул иттеләр. Арча районына килүгә кунакларга кайнар чәй белән традицион татар ризыклар тәкъдим ителде.


21
октябрь, 2016 ел
җомга

Районның янгын часте җитәкчесе урынбасары Раил Гыйльмуллин белән Арча шәһәрендәге кеше күп йөри торган сәүдә нокталарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен карадык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International