ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2016 ел
җомга

“70тә дә сез безгә кирәк әле”. Яңа Кенәр мәдәният йортында шундый исем белән үткән кичәдә 70 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәрне сәхнәгә чакырып зурладылар.

18 октябрьдә көзге чакырылыштан беренче 17 егетне армия сафларына озаттылар. Исән–сау гына йөреп кайтсыннар. Еллар имин булсын да, сугыш афәтләре генә күрергә язмасын.

Безнең район укучылары өчен “Без бит – Арча яклары” дип аталган өч томлык дәреслек әзерләнүе турында хәбәр иткән идек инде. Бу китапларда Арча районыннан чыккан барлык әдипләр, әдәбият мәйданына әле яңа аяк баскан каләм ияләренең иҗат җимешләре урын алган.

Урта Бирәзә башлангыч мәктәбендә барлыгы җиде бала укый.

19 октябрьдә Татарстан тарихында зур вакыйга булды – татарстанлы Сергей Рыжиков космоска очты!

Күп хуҗалыкларда урак өсте инде онытылып бетте, ә “Игенче” ширкәте комбайнчылары һаман эштә. Колачы авылы янындагы басуда көнбагыш сугалар. Расих Нәҗметдинов, Харис Вилданов, Марат Абдуллин, Ришат Закиров, Илнур Габдрахманов өчен урып–җыю октябрьдә дә дәвам итә. Кукуруз сугуны да шушы көннәрдә генә тәмамладылар.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 20 октябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Фәрвәз Мөбарәкшинаны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Җыештырган урында түгел, чүпләмәгән урында чиста, диләр бит. Хәзер авылларда да чисталыкка игътибар арта. Узган атнада Сөрде авылында булырга туры килгән иде. Капка төпләрендә капларда, болай гына да өеп куйган чүп өемнәре.

19 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенә мөхтәрәм кунак килде.

Дөрес, биредә кунаклар еш була. Әмма Ирек Җәүдәт улы Миннәхмәтов алар арасында аерылып торган үзенчәлекле кунак. Бу турыда көллият директоры Гөлнара Гарипова бик матур итеп әйтте.

Питомник клубы октябрь башында гына да бик күп чаралар оештырды. Казанда ярминкәдә “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле ике сәгатьлек концерт куйды. Божада “Бер күрешү үзе бер гомер” дигән урам концерты узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International