ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2015 ел
җомга
20 июльдән Арчада Галактионов урамындагы мәчеттә балалар лагере эшли башлый.
14 июльдә сәгать 11дә Мәрхәмәтлек үзәге бинасында (Банк урамы, 6в) “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең 1нче каттагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров халыкны кабул итә. 3-18-08, 3-28-80 телефоннары буенча алдан язылырга мөмкин.
4 июльдә Урта Сәрдә авылы клубында авыл яшьләре, өлкән буын кешеләрен кунакка чакырып, ифтар мәҗлесе үткәрде. Авылның имамы Нәкыйф хәзрәтнең вәгазьләреннән мәҗлескә килгән һәркем файдалы мәгълүмат алып китте
Узган ел йорт саен 500әр сум акча җыеп агач күперне, кичләрен вакыт табып, яңартып куйдылар. Шулай акча җыйсак, урамны да рәткә китереп булачак бит, дип киңәштеләр. Назыйм Сафин белән Айдар Зәйнуллин башлап йөрүчеләр булды.
Федераль закон (06.04.2011, № 64) нигезендә авыр җинаятьләр эшләгән һәм балигъ булмаган балаларга карата җенси җинаять кылган кешеләр төрмәдән чыккач та административ күзәтү астында булалар. Аларга карата аерым чикләүләр билгеләнә.
Бер көн өзми–куймый телефон шалтырый. Барып алырга вакытым гына юк бит. Ахыр чиктә түзмәдем. – Мин Артур булам. “Водоканал–Сервис” ширкәтеннән. Эчә торган суыгызның сыйфатын тикшерәбез. Хәзер килсәк, вакытыгыз булырмы? – дип итагатьле генә сорадылар миннән русчалатып.
Әңгәмәдәшебез – район эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе, юстиция майоры Илнар Касыймов.
Әле беркөнне генә танышым туганының ялгыз яшәргә курыкканын сөйләп торды. Бүген ведомстводан тыш саклау бүлегенең сак үзәге пункты дежурные Илдар Беляев белән сөйләшкәч, теге әби искә төште. Полицияне ашыгыч чакыру кнопкасы ялгызларга әйбәт икән бит, дип уйлап куйдым. Коткару очраклары бармы икән?
Әлеге язма — Бөек Ватан сугышында һавада дошманга каршы батырларча көрәшкән тагын бер якташыбыз турында.

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Безнең районда да гамәлдә булган утыздан артык республика программаларының авыл хуҗалыгына кагыла торганнары да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International