ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2015 ел
җомга
Хәния Низамова Яңасала авылында 1928 елда туган. Әти–әнисе Шәйдулла белән Сабира гади колхозчы була. Ул Яңасала мәктәбендә 4 ел гына укый. Авыл баласы эшкә кереп чума. Басудан кайтып кермиләр. Аз гына буш вакыт булдымы — мунча миллекләре ясап саталар.
Бабаем, мин сине әбием сөйләве буенча гына беләм. Син бик мәһабәт гәүдәле,чибәр, ирләргә хас барлык сыйфатларны үзеңә алган, әйләнә-тирәнең иң чибәр кызларын үзеңә каратучы, тракторчылар бригадиры, оста гармунчы булгансың.
Районда заманча ветеринария пунктлары ачыла. Аның берсе Яңа Кенәрдә, икенчесе әле яңа, 30 июньдә Урта Курсада файдалануга тапшырылды. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның үзенчәлекле Программаларының берсе нәкъ менә шушы юнәлештә.
Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклаучы комиссия утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Любовь Осина алып барды.
Татарстанда “Әниләр киңәше” дигән проект старт алды. Аны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге оештырды. Нәтиҗә чыгарганнан соң, хәтта “Әниләр киңәш бирә” дигән махсус вымпел – сыйфат билгесе тапшыру да планлаштырыла.
Алтын куллы осталардан ак көнләшү белән көнләшәм, аларның эшләренә кызыгам, тырышлыкларына сокланам мин. Һәр хезмәт вакыт кына түгел, искиткеч зур сабырлык та сорый бит. Шушмабаш урта мәктәбе каршында һәм ишегалдында ясалган сыннарны күреп аптырап калдым. Аларның кем эше булуы белән кызыксындым.
Арча үзәгендә төркем–төркем велосипедчыларны күрү узып баручыларга хәзер сәер тоелмый да. Чөнки һәр айның беренче көнендә велосипедларга утырып, шәһәр урамнарын (3 километр 800 метр ара) әйләнү матур гадәткә әверелеп бара. Айга бер көн булса да, машинадан төшеп, ике тәгәрмәчле транспортка утыру – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ул. Беренче июль көнне булганы Халыкара олимпия көненә багышланды.
Арча һәм Әтнә районнары егетләре хәрби бурычларын үтәргә китте. 1 июльдә аларны Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның Иске Кишет авылындагы музее каршында, аның тууына 110 еллыкка багышланган чарада, тантаналы рәвештә озату булды.
27 июньдә Казан Теннис академиясендә Татарстан Президенты вазыйфасына алдан партия эчендә тавыш бирүнең йомгаклау этабы булды
1 июльдә Арчада тузган торакны бетерү программасы буенча төзелгән Күпер урамындагы, яңа һәм Комсомол урамындагы ныклап төзекләндерелгән йортларны тапшыру тантаналары булды. Бу хактагы язманы киләсе санда укырсыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International