19 нчы январь көнне Яңа Кенәр мәктәбендә 2003-2004 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Арча районы җитәкчесе призына корэш буенча ярышлар булып узды. Көрәшчеләр 9 үлчәү категориясенә бүленеп ярыштылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан «хезмәткә түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында " 2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Президентының 1997 елның 14 февралендәге ПУ-88 номерлы Указы (Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 3 октябрендәге ПУ-522 номерлы Указы редакциясендә) нигезендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы . М. Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итә башлады.
Район эчке эшләр бүлегенең 2018 елга хисап җыелышы булды. Җыелышта район прокуроры Фәнис Шәйхәттаров, район Советы аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин, районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ислам Әхмәдуллин катнашты.
– Улың өчен рәхмәт, кешелекле ярдәмчел, олы җанлы итеп үстергәнсез, – диде Ләлә апага Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова.
Ана өчен газизләре турында мондый сүзләр ишетүдән дә зуррак әйбер бар микән?
Иске Ашытта яшәүче Мәскүрә Мәхмүтова бик яшьли тол калган. Механизатор булып эшләгән ире Мөдәрис 1978 елда иртәнге якта кинәт йөрәк чиреннән үлеп китә. Балаларның (өчәү) кечкенәсе Тәбрискә 12 яшь кенә була. Олысы Рәискә – 23, кызы Мансурага 21 яшь. Әти кирәк вакытлар…
12 гыйнварда Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Иске Кырлай авылында яшәүче Сәлимә Мукаеваны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Рәшидә апаның гомуми хезмәт стажы ярты гасырга тула. Шуның 42 елы терлекчелектә бил бөгеп узган.
2001 елның маенда Арча районы хакимияте башлыгы булып эшли башлаган Алмас Назиров үзе белән бик күп идеяләр, яңалыклар алып килде. Ул әдәбиятны, сәнгатьне бик ярата, үзе дә матур җырлый, рус, татар шагыйрьләренең шигырьләрен яттан белә. 2003 елның мартында үткән җитәкчеләр концерты бүген дә онытылмый. Анда бит әле халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров та катнашкан иде! Монысы үзе бер тарих.
Татарстан халкы белән милли үсеш стратегиясен төзү буенча фикер алышу башланды. Халык белән беренче әңгәмә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы вакытында узды. Утырышта 11 район вәкиле катнашты.