ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2014 ел
җомга
Үзәк стадионда мәгариф учреждениеләре башлангыч профсоюз оешмалары командалары кросс бирде. Совет җитәкчесе Вакыйф Харисов профсоюз әгъзаларын яңа уку елы, спартакиаданың башлануы, үткән Профсоюз активистлары көне, Тәрбиячеләр көне, Укытучылар көне белән котлап, уңышлар теләде.
Чөмә–Елга авылыннан Фирдия Гафиятова каршы яктагы туган нигезенә караса, күңеле йомшара.
Иске Чүриле мәктәбендә тарих укытучысы Рамил Гарифуллин белән очрашкач, беренче булып башымны нинди яшь кеше, ә үзе грантлар алган, Россия, Татарстан күләмендә җиңүләр яулаган мактаулы укытучы дигән уй үтте. 20 еллык хезмәт стажы булуын белгәч, яшен сорамый түзеп кала алмадым.
2 октябрьдә икенче чакырылыш Арча район Советының 41нче чираттан тыш утырышы узды. Депутатлар Фәнис Исмәгыйлевны үз теләге белән Арча муниципаль районы контроль–хисап палатасы рәисе вазыйфаларыннан азат итү һәм аның урынына Надия Сафиуллинаны сайлау турында карар кабул итте.

1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Элегрәк августта туңга сөрелгән җирне ярым парга тиңлиләр иде. Хәзер бу турыда хыялланырга гына калып бара. Район буенча 67137 гектарда туфракны төп эшкәртергә тиеш булып, 1 октябрьгә шуның 39401 гектары эшкәртелгән. “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Ватан” хуҗалыклары бу эшне төгәлләү алдында.
Шушы араларда 90 яшьлеген билгеләп үтәргә әзерләнгән Гөлмәдинә Корбанова белән очрашу максатыннан Иске Муга юл тоттык.
Арчаның 7нче мәктәбендә якташыбыз, галим, шагыйрь Рифат Җамал белән очрашу булды.
26 сентябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Арча районында булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев каршылады.
Республикада дүртенче ел рәттән “Экстремизмга — юк” айлыгы үткәрелде. Аның максаты — милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, экстремизм һәм терроризмны профилактикалау, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру.
Әңгәмәдәшебез — район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International