ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
2015 елга бюджет акчасын планлаштыру максатыннан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм, туризмны үстерү программаларын карау буенча район инвестиция һәм координация советларының берләштерелгән утырышы булды. Аны район башкарма комитеты житәкчесенең беренче урынбасары, координация советы рәисе Эльмира Хәстиева алып барды. Утырышта эшмәкәрләр, оешма, предприятие, авыл хуҗалыгы ширкәтләре җитәкчеләре катнашты.
2014 елның апрелендә Казанда яшәүче бер ир–ат полициягә мөрәҗәгать итә.
Ул 7 апрельдә үз машинасында Балтач районына бара. Кире кайтканда Арчага кадәр бер егетне утырта. Өенә кайтып җиткәч, машинасының арткы утыргычына куеп торган 8 мең сумлык планшет компьютерының юкка чыкканын күреп ала. Пассажирдан шикләнә.
2013 елның 7 сентябрендә кичен полициягә Арча кибетләренең берсеннән акча урлау турында хәбәр керә. Тикшерү–оператив төркеме урынга чыгып китә. Әмма каракны кайнар эз буенча таба алмыйлар.
30 ИЮНЬДӘ ИРТӘНГЕ КИҢӘШМӘДӘ урып-җыю эшләренә, ягу сезонына әзерлек, фермаларны, сенаж траншеяларын төзекләндерү эшләре турында сөйләшенде. Бюджет үтәлеше, салымнарны вакытында җыю, коммуналь чыгымнарга анализ ясау мәсьәләләре каралды. Шәһәр, авыл эчләрен, юл кырыйларын тәртипкә китерү, чүпләрдән чистарту, юлларны тигезләү, төзекләндерү эшләрен төгәлләү бурыч итеп куелды.
Киңәшмәне район башлыгы А.Ә.Назиров алып барды.

27
июнь, 2014 ел
җомга
25 июньдә Арча районының Яңа Кырлай авылында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы үткәрелде
Продукция җитештерү, эшмәкәрлекне үстерү, кешене эшле итү максатыннан дәүләтнең төрле программалары эшләп килә. Шуларның берсе —сәнәгать мәйданчыклары программасы. Буш торган территорияләрдә, хәзерге вакытта файдаланылмаган биналарда эшмәкәрләрнең үз эшләрен башлап җибәрүләренә юнәлдерелгән ул. Бу программа безнең районда ничек тормышка ашырыла?
30 еллык юбилеена Урта Курса мәктәбе зур бүләккә ия булды — ныклап төзекләндерү мәктәпне өр–яңа итте. Мәктәпләрне төзекләндерү буенча дәүләт программасы нигезендә районыбызда ел саен берничә белем йорты яңарыш кичерә. Быел Урта Курса, Шурабаш, Түбән Мәтәскә, Арчаның 7нче мәктәпләрен төзекләндерү планга кертелгән иде
Шурабаш мәктәбе Татарстан Республикасы белән Мари Иле чигендәге авылда урнашкан. Бу мәктәптә татар һәм мари балалары белем ала
Арча сәнгать мәктәбендә техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклауга багышланган семинар булды
Моннан 7–8 еллар элек Себердән Әлмәткә бер кеше кайткан һәм шунда парк гимнастикасын кертеп җибәргән. Озакламый моны Казанда да куллана башлаганнар. Безнең Арча районы бер генә яңалыкны да ычкындырмаска тырыша

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International