ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2013 ел
җомга
Совет заманында билгеле галим Иван Мичуринның “Без табигатьтән рәхимлекләр көтеп тора алмыйбыз. Аларны аннан алу — безнең бурыч!” дигән канатлы сүзләре бик популяр иде. Галим: “Әмма болар табигатькә зыян китерергә тиеш түгел!” — дип дәвам иткән булган, югыйсә.
Исеме районыбызда гына түгел, республикада да яхшы билгеле хезмәт ветераны, мөхтәрәм якташыбыз Наил Закир улы Сабиров 28 октябрьдә Казанда совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 ел тулуга багышланган тантаналарны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты һәм чыгыш ясады. Шушы уңайдан без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Күп фатирлы йортларның уртак файдалану урыннарында (подъезд һ.б.) кулланыла торган электр энергиясен ничек экономияләп була?
Узган якшәмбедә Яңа Кырлай мәчетендә олы тантана булды—ул үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Анда авылның өлкән апа–абыйлары чакырылды, кунаклар да күп килгән иде. Бу уңайдан биредә зур мәҗлес оештырылды. Өстәл артындагылар корбан итеннән пешерелгән пылаудан авыз итте. Тантаналы мәҗлесне Яңа Кырлай мәчете имам–хатыйбы Вазыйх Гарипов алып барды, мәчет тарихы белән таныштырды.
Район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов аңлата:
Эш белән тәэмин итүче язмача гариза нигезендә хезмәткәргә соңгы эш көнендә хезмәт кенәгәсен һәм башка эш белән бәйле документларны бирергә һәм ахыргача исәп–хисапны ясарга бурычлы (Россия Федерация-се Хезмәт кодексының 80нче маддәсе).

31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Өчиле авылында быел ямь өстәп яңа медпункт бинасы калкып чыкты. Элеккесе бик тузган, искергән иде инде. Бәхеткә, фельдшер–акушерлык пунктлары төзү, төзекләндерү буенча республика программасы эшли башлады.
Мәктәпкәчә яшьтәгеләрне тәрбияләүче балалар бакчаларын барыбыз да белә. Ә менә нәниләр “мәктәбе” турында кайберәүләр хәбәрдар түгел. Кече яшьтән балаларның акыл үсешен, сәләтен үстерү мәктәбе Укучылар сараенда һәм сәнгать мәктәбендә оештырылган.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераннарының Арча район башлангыч оешмасы “Гражданнарга патриотик тәрбия бирүдә актив эшләгән өчен” билгесе белән бүләкләнде. Оешма эшчәнлеге белән якынрак танышу өчен җитәкчесе Рафаиль Мөхәммәтҗановка мөрәҗәгать иттек.
18 октябрьдә район Мәдәният йорты тиздән армия сафларына китәчәк һәм урта гомуми белем мәктәпләренең югары сыйныфларында укучы егетләрне “Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне”нә җыйды.
Урта Курса авыл җирлегендә төрледән–төрле кызыклы чаралар булып кына тора. Әле менә илле елдан артык бергә гомер иткән парлар хөрмәтенә үткәрелгән “Пар канатлар” дигән кичә дә тиз генә онытылмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International