ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Арча Мәдәният йорты үзенең яңа сезонын шундый исем астында бик матур концерт белән башлап җибәрде. Артистлар түгел, ә аларны да уздырган үзешчәннәр чыгышын карап хозурланырга килгән зал тулы тамашачы, чыннан да, ул көнне рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, дисәм, ялгышмам.

8
ноябрь, 2013 ел
җомга
— Газ исәпләү приборының срогы чыккан, дип алмаштырырга кушалар. Шуның тәртибе турында аңлатып язсагыз иде, — дип мөрәҗәгать иттеләр редакциягә.
— Хәзер теге пенсия фондына күчегез, монысын сайлагыз, дип үгетләүче агентлар бар. Яшь булсам да, уйлана калдым, чыннан да, дәүләт пенсия фондында булу әйбәтме, әллә дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчәргәме? Кайсы отышлырак? Шул турыда аңлатып язсагыз иде, — дип шалтыраттылар редакциягә.
Сугыш елларының бик үк мәгълүм булмаган сәхифәләре дә бар. Дошман басып алу куркынычы булган урыннарда яшәүчеләрне иминрәк урыннарга күчерәләр. Тарихчылар бу турыда архивлардан нинди дә булса мәгълүмат табып булмавы турында әйтә. Шуңа күрә әлеге вакыйгаларны үзләре кичергән кешеләрнең хатирәләре аеруча кадерле.
Узган шимбәдә Арчада Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелгән ярминкә бай булуы, кешеләр күплеге белән истә калды.
Аның инде ияләнгән урында узуы да сәбәп булгандыр моңа. Табигать тә бик юмарт, синоптиклар әле сентябрьдән октябрьгә чыктык кына, дип белдерә. Билгеле, сүз календарьдагы айлар турында бармый.
7 ноябрьдә иртәнге 6 сәгать 50 минутта Арча белән Түбән Мәтәскә авылы арасында юл һәлакәте булды. Киров өлкәсенең Малмыж шәһәреннән Арча ягына таба кызу тизлек белән барган “ВАЗ–21102” машинасы кагыйдә буенча рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыга һәм “ВАЗ–21074” машинасы белән бәрелешә.
Әңгәмәдәшебез — район хастаханәсенең балалар консультациясе мөдире Алсу Кузнецова.
— Алсу ханым, кышка таба барсак та көннәр җылы, юеш, инфекция-ләрнең үрчүенә бик уңайлы мохит. Салкын тиеп авырулар буенча районда хәл ничек тора?
Юл–транспорт һәлакәтләренең артуы һәм аларда бик еш балаларның да зыян күрүе йөрәкне әрнетә. Күптән түгел Арча белән Наласа арасында булган авариядә дә әле яши генә башлаган сабыйның дөнья белән саубуллашуы бөтен кешене тетрәндерде. Күңелсез хәл килеп чыккан очракта, без аны күрәчәккә сылтарга тырышабыз. Әмма төптәнрәк уйлап караганда, аны булдырмый калырга да мөмкин бит. Һәм ул бездән, өлкәннәрдән, тора. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, бу очракта да кызу тизлек белән барылмаса һәм куркынычсызлык каешы тагылса, мондый аяныч хәл килеп чыкмаган булыр иде.
“Без бик бай яшибез, Аллага шөкер”,—диде озата чыкканда Мәсхүдә Хәкимова. “Нинди бай булыйк инде без, әни”,—дип бүлдерде аны кызы Роза ханым. “Әнә онны, шикәр комын капчыгы белән алып кайтып куйдың. Бу зур байлык инде, кызым”. Тыл ветеранының бу сүзләреннән күзгә яшьләр килде. Мәсхүдә апаның бер капчык онны олы байлыкка санавына аптырарлык түгел. Бер телем булса да ипи ашарга тилмереп яшәгән сугыш чоры баласы ул.

4
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре белән чын күңелдән котлыйм.
Халыклар бердәмлеге көне, тарихи хатирәне яңартып, бердәм булганда гына җиребезне саклап калырга һәм социаль гаделлек, суверен демократия принцибына нигезләнгән федератив дәүләт төзергә мөмкин икәнлеген илебез гражданнарының тагын бер тапкыр исләренә төшерә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International