ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Конституциясе авторларының берсе Әзәл Кәримовны язмыш сукмаклары кайчандыр Арча якларына да алып килгән булган.
Ул 1923 елда Оренбург өлкәсендә туган. 1938 елда Мәскәү махсус артиллерия мәктәбендә, 1941 елда артиллерия училищесында укый. Курсант буларак Мәскәүне дошманнардан саклауда катнаша.
Күптән түгел халык сәламәтлеген тәмәке тарту зыяныннан саклау буенча Федераль закон кабул ителде. Шул уңайдан район прокуроры урынбасары Радик Хәбибуллин белән әңгәмә оештырдык.
Тернәкләндерү үзәгенә илтүче юл буендагы коймаларда төрле әкият персонажлары, стеналары шулай ук төрле рәсемнәр белән бизәлгән күп фатирлы йортларны күргәнегез бармы? Арагызда “Кем ясады икән боларны?” дип гаҗәпләнүчеләр дә бардыр. Әлеге гүзәллекне тудыручылар һәм эскизларны ясаучылар районыбызның сәләтле мәктәп укучылары — “Яшь гвардия” штабы әгъзалары.
Мин бу кызларның батырлыгына сокланам. Берүзең Америка кадәр Америкага чыгып кит әле. Арча педагогика көллиятенең 4 курсында укучы Наласа кызлары Ләйсән Вахитова, Резедә Кәлимуллина турында сүзем.
11 ноябрьдә “Җидегән чишмә” Арча халык театры Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Бу коллективның иң зур уңышы, дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки үзешчәннәрнең танылган артистлар уйнаган сәхнәгә күтәрелүе, тулы зал җыеп, тамашачы мәхәббәтен яулавы һәм көчле алкышларга лаек булуы үзе үк дәрәҗә.
Ашытбаш авылы мәктәбендә шахмат уены буенча “Төньяк балкышы” кубогына чираттагы ярышлар булып узды.
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына “Касыйм” ширкәте 15000 сум кертте.

13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бала гомере буе алачак аң–белемнең яртысын алты яшькә кадәр ала, диләр. “Мәгариф турында”гы яңа законда мәктәпкәчә белемгә гомуми белем дәрәҗәсе бирелү дә шуны исәпкә алып эшләнгәндер.
Арчада “Бизнес– үзәк”кә мәктәпләрдән педагоглар җыелды. Казаннан “Яшьләр уңышы” үзәге иҗтимагый оешмаларының башкаручы директоры Ләлә Бикчәнтәева кайтты. Ул мәктәп вәкилләренә балалар белән ничек итеп бизнесны, эшмәкәрлекне оештырып булуы хакында сөйләде.
Розалия һәм Дамир Мөхәммәдиевләр дәүләт программасы буенча күп балалы гаиләләргә бирелгән җирдә быел төзелеш эшләрен башлап җибәргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International