ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2013 ел
чәршәмбе
Экология икеайлыгының яртысы үтеп китте. Бу чорда тирә–юнебезне, территорияләрне тәртипкә китерү буенча зур эш башкарылды.
Арча шәһәрендә коллективлар бик матур өмәләр үткәреп урамнарны, юл буйларын, территорияләрне тәртипкә китерделәр, агач утырттылар. Район газ хезмәте, “Арча КСМы”, “Водоканал–Сервис” ширкәтләре чишмәләрне төзекләндерде. Зиратларда күп эшләнде. “Татавтодор”ның Арча филиалы автобус тукталышларындагы павильоннарны яңартты, урамнардагы чокырларны тигезләде. Балалар мәйданчыклары, контейнерлар да игътибардан читтә калмады.
Техник иҗат төшенчәсе, гади генә әйткәндә, техника белән бәйле иҗат ул. Техникадан башка тормышны хәзер күз алдына да китереп булмый. Бу җиңел һәм йөк машиналары гына түгел, бу көнкүреш техникасы да, теле-, видео-, радио җиһазлар да, бу компьютер, роботлар да...—алар күп төрле.
2013 елның икенче яртыеллыгына газета–журналларга язылу бара. Алдан язылганнар отты, чөнки бәяләр үзгәрергә өлгермәгән иде. Шушы көнгә кадәр сузып килүчеләр өчен дә куркыныч нәрсә юк. Вакытлы матбугат белән даими танышып барырга күнеккән газета укучыларны бәянең артуы куркытмый, алар үзләре яратып укыган журнал яисә газетаны түземсезлек белән көн саен көтеп ала.

11
май, 2013 ел
шимбә
9 Май — шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм ул. Районыбыздан фронтка 25 меңнән артык кеше китә, шуларның 14 меңе батырларча һәлак була яки хәбәрсез югала.
Авыл хуҗалыгы өчен һава торышы бик әйбәт килә. Соңгы яңгырлар алтынга тиңләрлек! Метеостанция хезмәткәрләре әйтүенчә, майда 16,9 мм явым–төшем булган инде. Айлык норма — 35 мм. Элек–электән майның салкынча торуын яраталар. Русларда “Май холодный — год хлебородный” дигән мәкаль дә бар. Салкынча һавада дым да артык югалмаячак, корткычлар да иркенәя алмаячак.

8
май, 2013 ел
чәршәмбе
6 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Алмас Назиров озатып йөрде.
Илебез Бөек Җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Елның иң гүзәл чорында билгеләп үтелә торган бу бәйрәмне кешелек ел да зарыгып көтеп ала, чөнки шушы көннәрдә безнең бәхетле, тыныч тормышыбыз өчен канкойгыч сугышларда катнашып туган илебезгә исән–имин әйләнеп кайткан каһарман ветераннарыбызның, тыл хезмәтчәннәренең хатирәләрен ишетү мөмкинлеге ешая.
Махсус үзе белән очрашырга район үзәгеннән килүләрен, өстәвенә бу хакта газетада да басылачагын ишеткәч, Николай Варламовның шатлануы, дулкынлануы йөзенә үк чыкты.
Түбән Пошалымда гомер иткән Сибгатулла Насыйбуллин 9 Май парадын аерата көтеп ала. Орден–медальләрне тагып, бөтен халык алдында машинада үтеп китүләре бигрәк тә йөрәкне җилкетә, үткәннәрне искә төшерә.
Узган гасырның туксанынчы елларына кадәр без чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез турында бик аз белә идек. Үзгәртеп кору еллары башлангач, районыбызга Америкадан татар делегациясе килү зур вакыйга булган иде. Аннан соң ишекләр киң ачылды, ерактагы якын кардәшләребез көтеп алган кунакка әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International