ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2013 ел
җомга
Арча станциясендәге 3нче Күпер тыкрыгы урамының 6нчы, Күпер урамының 7нче, 13нче, Банк урамының 18, 20, 22, 37нче, Җиңүнең 40 еллыгы урамының 7нче күп фатирлы йортларында яшәүчеләр белән җыелышлар булды.
Узган атнада төрки халыклар Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм безнең районда да көтеп алына, зурлап уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе. Һәм быел да аның рухы һәркем күңеленә кагылып, күтәренке кәеф, шатлыклы мизгелләр бүләк итте.
Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссияләрнең оешуына 95 ел тулды. Шул уңайдан Арчаның 5 гимназиясендә балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләүче район комиссиясе әгъзалары, иҗтимагый инспекторлар, тәрбиячеләр белән семинар–киңәшмә булды.
Арча янгын часте гарнизоны җитәкчесе Мәсхүт Шәрәфиев белән Кәчегә барганда, шактый еллар элек Казанка авылында (ул үзе шунда туып–үскән) булган вакыйганы искә төшердек.
4 АПРЕЛЬДӘ Арча муниципаль районы хакимияте Татарстан язучылар берлеге белән берлектә балалар сәнгать мәктәбендә “Күңел бәйрәме” дигән чара уздыра. Анда Татарстанның быелгы Тукай исемендәге премиясенә кандидат, танылган язучы Нәбирә Гыйматдинова иҗаты буенча китап укучылар конференциясе, язучылар, татарча нәшер ителә торган газета–журналларның баш мөхәррирләре белән очрашулар була. Башлана 9 сәгатьтә.

27
март, 2013 ел
чәршәмбе
Тормыш алга барган, үзгәргән саен адәм баласының ихтыяҗлары да арта бара. Балаларны да хәзер уены–чыны белән: “11не бетереп туалар”,— диләр. Менә шул “акыллы башларны” ясле-бакчаларда, мәктәп, иҗат йортларында кызыксындыру шактый четерекле мәсьәлә. Педагоглардан да заман белән, хәтта алдарак та, атлау сорала. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов дәрестән тыш алып барыла торган эшчәнлектә балаларның һәм яшьләрнең техник иҗатын үстерүгә өстенлек бирүне таләп итә.
КАЗАНДА Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Хәйрияче–2012” Республика бәйгесенә йомгак ясалды. Анда Арчадан район башлыгы Алмас Назиров җитәкчелегендә 9 кешелек делегация катнашты. Бу изге исемгә эре һәм кече предприятиеләр арасында “Арча КСМ”ы ширкәте (җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев), шәхси эшмәкәрләр арасында Лилия Гарәфиева, мәгълүмат чаралары арасында “Арча” телерадиокомпаниясе (җитәкчесе Рамил Мөхетдинов) лаек булдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.

22
март, 2013 ел
җомга

20 мартта Арчаның 2нче урта мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән, ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыклары, мәгариф идарәсе, “Татарстан–Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте ярдәме белән Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә–тирәне саклау елына багышланган “Кеше һәм табигать” дип аталган фәнни–гамәли конференция узды.

Казанбашта яшәүче Зиннур Әхмәтгалиев (рәсемдә) белән умартачылар җыелышларында сирәк–мирәк кенә очрашкалап торабыз. Инде сигезенче дистәне ваклап килсә дә, бик актив, хәрәкәтчән, аралашырга рәхәт кеше ул.
Яңа Кенәр авылындагы крестьян–фермер хуҗалыгы башлыгы Рафис Аксаковны һәрвакыт үрнәк итеп куялар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International