ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсенең 2012 елга йомгак ясау һәм 2013 елга бурычлар куюга багышланган киңәшмә узды.

8
февраль, 2013 ел
җомга
1942 елның җәй уртасында Бөек Ватан сугышы Идел ярларына килеп җитә. Фашистлар Германиясе командованиесе илебезнең көньягына (Кавказ, Кырым) һөҗүм итү буенча әзерләгән киң масштаблы планына Сталинградны да кертә.
Әңгәмәдәшебез — 107нче номерлы янгын часте, Арча янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Мәсхүт Шәрәфиев.
Газетабызның 11 гыйнвар санында басылган “Кышкарда югары белем алганнар” дигән язмада Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган Гатаулла Баязитовның Россиядә беренче татар газетасына нигез салуы турында язган идек. Әлеге газета “Нур” дип атала һәм ул 1905 елның 2(15) сентябрендә дөнья күрә һәм 1914 елның 21 июненә кадәр чыга.
Кышкар мәдрәсәсе үзенең гасыр ярымлык яшәү чорында укыту программасы, шәкертләрнең тормыш шартлары ягыннан үзгәрешләре бик аз очрагандыр дип уйларга кирәк. Безнең әтиләр заманында ничек булса, без укыганда да нигездә шул ук тәртипләр саклана иде. Тик иң соңгы елда гына ул байтак үзгәрешләргә очрады.

6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Шәхси хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары соңгы еллардагы корылык шартларында да бирешмәделәр, яшәүчәнлекләрен күрсәттеләр, шул ук вакытта терлекләрнең баш санын да киметмәделәр.
Узган шимбәдә ТР Хөкүмәт Йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде. Республикадагы терлекләрнең өчтән бер өлешен шулар асрый. “Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында да бу хуҗалыклар безнең классик авыл хуҗалыгы предприятиеләренә караганда тотрыклырак булачаклар”, — диде ул.
Арчада яшәүче 2нче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, “ Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән Мария Гавриловна Котельникова хәлиткеч Сталинград сугышында шәфкать туташы буларак катнашкан.
Кадетлар тарихы ерак елларга алып китә. Россиядә беренче кадет корпусына 1732 елда Санкт–Петербургта нигез салына. Анда 13 тән 18 яшькә кадәр 300 кеше белем ала. 1917 елда кадет корпусларының саны 28 гә җитә. Ләкин Октябрь революциясеннән соң әлеге корпуслар ябыла, кабаттан Бөек Ватан сугышыннан соң гына торгызыла башлый.
ТР АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ҺӘМ АЗЫК-ТӨЛЕК МИНИСТРЫ УРЫНБАСАРЫ Нәкыйп Хаҗипов 1 февральдә Арча районының “Кырлай” ширкәтендә булды. Әлеге хуҗалыкта узган ел сыерларны бәйләмичә асрап бозаулатуга күчтеләр. Барлык терлекләргә су җылытып бирелә.
Хуҗалык атчылык белән дә ныклап шөгыльләнә башлады. Бу көннәрдә Краснодар, Оренбург өлкәләреннән нәселле атлар алып кайталар. Аларның баш саны 150гә якын булачак. Узган ел 17 колын алынган иде, быел 45 булыр дип көтелә. Ширкәтнең үзендә колбаса, казылык ясау цехы ачу күздә тотыла.
Кышның соңгы аен ваклыйбыз. Игенче инде язгы кыр эшләренә әзерләнә, аны уңышлы үткәрү өчен кирәк-ярагын барлый. Шуларның иң мөһимнәренең берсе — орлык. Ул сыйфатлы да, җитәрлек тә булырга тиеш.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы безнең районга 2013 ел өчен 153620 центнер орлык салу бурычы куйган иде. Хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар бу эшкә намуслы карадылар, күрсәтелгән срокка шул күләмдә орлыклар дәүләт стандартларына туры китереп чистартылып салынды, лабораториягә тикшерелеп сынау беркетмәләре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International