ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
21 февральдә Арчага Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсеннән кунаклар килде.
Без бүген күп фатирлы йортларда электр энергиясен ничек экономияләп була—шул турыда сөйләшербез.
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына “Арск-Пласт” ширкәте — 5000, 107нче номерлы янгын часте — 4300, “Гөлнара” ширкәте — 1000, шәхси эшмәкәрләр Талия Сәләхетдинова (Арча) — 1000, Рәмзия Сибагатова (Арча) — 1000, Назыйм Сибагатов (Арча) 1000 сум күчерделәр.

20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Быелгы язгы кыр эшләренең республикада аеруча катлаулы булачагы турында шактый еш ишетергә туры килә. Безнең районда хәлләр ничек тора? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов бу турыда түбәндәгеләрне сөйләде.
Әфганстан сугышы күп гаиләгә кайгы-хәсрәт, авыр тойгылар, күз яшьләре алып килде. Еллар үткән саен күз яшьләре кипте, әмма күңелдәге җәрәхәт юкка чыкмады. Аеруча газиз балаларын югалткан ата-аналар йөрәгендә төзәлмәслек яра булып урын алды.
15 февральдә “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең брифинглар залында 2013 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган хат ташучыларны бүләкләделәр.
Базар икътисады белән бергә тормышыбызга тендер, конкурс, аукцион дигән төшенчәләр дә үтеп керде. Аларны уздыру тәртибен аңлатуны сорап, без район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлевка мөрәҗәгать иттек.

13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
9 февральдә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров каршы алды һәм озатып йөрде.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров “Ак Барс-агро” һәм “Курса МТСы” ширкәтләрендә хисап җыелышларында катнашты. Аларның беренчесе инвестор ярдәмендә, икенчесе мөстәкыйль яши. Икесенең дә башкаларга үрнәк булырлык матур эшләре күп.
10 февральдә бөтен ил буйлап “Россия чаңгы юлы–2013” ярышы үткәрелде. Арчада да ул көнне бу кышкы спорт төрен яратучы яше, карты, стадионга җыелып, чаңгы юлына басты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International