Тумыштан яки ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә инвалид булганнарның хәлен һәрберебез аңлый. Алар башкалар янында үзләрен ким сизәләр, урамга коляска белән чыкканда каршылыкларга тап булалар. Шунысы сөендерә, хөкүмәтебез алар турында туктаусыз кайгыртып тора.
22 февральдә икенче чакырылыш район Советының чираттагы XXVI утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Алмас Назиров ачты һәм алып барды.