ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
2012 елда Татарстан Республикасында 2,4 млн. квадрат метр торак сафка баскан. Россиядә без әлеге күрсәткеч буенча өченче урында. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән видеокиңәшмәдә әйтелде. Аны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Балачак бәйрәмнәре турындагы якты хатирәләрдә Яңа ел иң истәлеклесе. Чөнки ул әкияти, серле, тылсымлы, хыялларны чынга ашыра, күңелләрне бүләкләре белән сөендерә торган бәйрәм.

28
декабрь, 2012 ел
җомга
ЗАГС диюгә яңа тормышка аяк атлаучы, аккошларга тиң, бәхетле яшь парлар күз алдына килеп баса. Кешенең дөньяга килүе һәм китүе дә шунда рәсмиләштерелсә дә, күңелләрдә ул нәкъ менә шундый матур, бәхеткә илтүче юл башы буларак яши.
Арча станциясендәге мәчеттә районыбыз мәчетләрнең имамнары, абыстайлары һәм кунаклар катнашында мөхтәсибәт җыелышы булды.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров инициативасы белән сентябрь аенда Арчада бизнес үзәге ачылган иде.
Башка бәйрәмнәрдән сихрилеге, ачылмаган серлелеге, бүләкләрнең күплеге һәм башка яклары белән аерылып тора ул Яңа ел! Ә ул бүләк фатир булып чыкса! Соңгы елларда районда андый куанычлы хәлләр булып кына тора.

26
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Балачак сиздермичә уза да китә, әмма күңелләрдә укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Тормышны колачлар өчен укытучы балаларга канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла.
Яңа ел исе килә... Бердән, декабрь ае азагына якынлаша, икенчедән, урамнарда, йортларда, биналарда чыршылар бизәлде, аларның сихри утлары күңелне әкияти дөньяга алып китә, аяк астындагы карларның җемелдәве, үзенчә көйләп шыгырдавы... кыскасы, җиһан яңа ел рухы белән яши.
24 декабрьдә Арча район иҗтимагый советының чираттагы утырышы булды. Аны совет рәисе Ринат Һидиятов ачты һәм алып барды.
Лесхоз мәктәбе коллективының сөе-нечле көннәре. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләр, көллият һәм һөнәр лицейлары арасында оештырган һөнәри юнәлеш бирү бәйгесендә Лесхоз мәктәбе җиңеп чыкты!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International