ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Кирәк бит ә, бәйгенең исемен уйлап табарга — “Татар егете-2012”. Район мәдәният идарәсе республиканың тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан шундый исем белән татар егетләре арасында бәйге оештырды.
Ул кичне район Үзәк чыршысының аллы-гөлле лампочкалары бигрәкләр дә матур янды. Гомере кыска шул. Балкып калыйм, дигәндер. Иске Яңа ел киче 13 гыйнвар бераз ямансу да. Чөнки Яңа ел бизәкләре, әкиятләре, могҗизалары белән хушлашасың. Хәер, исән кешегә тагын килә ул!
Тирә–ягыбызның матурлыгы, сулаган һавабызның чисталыгы өчен без урман–полосаларга, елга–сулыкларга бурычлы һәм аларны саклап, яклап, кадерләп яшәргә тиешбез. 2013 ел Россиядә тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителде.
Әңгәмәдәшебез – район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләрне дәвалаучы табибәсе Рәмзия Әсфәндияр кызы Вәлиева.
– Рәмзия Әсфәндияровна, узган ел көзге чорда, көннәр суыта төшкәч, байтак кешенең көчле ютәлдән интегүе, чирнең еш кына бронхит, үпкә ялкынсынуына кадәр килеп җитүе хакында язган идек. “Ютәлдән арынып җитмәгән идем, грипп аяктан екты”, “Бәйрәм көннәрендә өй эчебез белән авырып яттык”, – дип зарланучылар шактый. Нәрсә бу, гриппмы, әллә башка төрле вируслы инфекцияме?

11
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Быел республикада 811 күп фатирлы йорт ныклап төзекләндереләчәк. Моның өчен 4,35 млрд. сум акча бүлеп бирелде. Узган ел 948 күп фатирлы йорт ныклап төзекләндерелгән иде.
Газета укучыларыбызның матбугат белән танышып барулары уңай күренеш, димәк, тормышыбызда барган вакыйгаларга битараф түгелләр. Шәхсән мин үзем дә район газетасына даими язылам. Югыйсә, эштә газета эчтәлеге белән тулысынча таныш кебек. Өйдә утырганда да (балалар тәрбияләдем) махсус почтага барып язылыр идем. Ничек инде район яңалыкларыннан, хәбәрләреннән башка яшәмәк кирәк?!
Без Арчабыз, аның талантлы кешеләре, туган ягыбызның гүзәллеге белән горурланып яшибез һәм киләчәктә дә яшәргә язсын, иншалла. Туган ягыбызның данын еракларга таратучылар арасында якташыбыз Кызылъяр авылы егете Мостафа Ногман исеме аерым урын алып тора.
Районыбызның Кышкар авылы иң бай тарихлы авылларның берсе. 1770 елда сәүдәгәр, берничә сабын заводы хуҗасы Баязит бине Госман бине Габделкадыйр Әл–Кышкари мәдрәсә салдыра. Соңрак бу мәдрәсәнең даны еракларга тарала, Россиядә иң билгеле мөселман йортларының берсе була. Анда Казан, Оренбург, Пенза, Рязань губерналарыннан килеп укыйлар.
Ай саен түләү кәгазьләрен алгач күпләр аптырашта кала: каян җыела ул суммалар?
— Без “Водоканал-Сервис”, “Тепло-Сервис”, “Жилкомбытсервис”, “Идарәче компания” ширкәтләре күрсәткән коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясыйбыз, – ди Бердәм исәп-хисап үзәге җитәкчесе Линар Әхмәдиев. – Ягъни шәхси хуҗалыклар, гомуми йортлардагы фатирлар хуҗалары коммуналь хезмәтләрдән файдаланалар, ай ахырында күрсәткечләрне әйтеп безгә шалтыраталар. Без шуннан чыгып Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан кабул ителгән махсус компьютер программасы нигезендә исәп-хисап ясыйбыз. Халыктан җыелган акчаны килешү нигезендә, күпме эш башкаруыннан чыгып, тулысынча әлеге оешмаларга күчереп бетерәбез.

9
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Күңелләрдә яңа ел рухы районыбызның төп чыршысы кабынудан башлана. Тантана буласы көнне буран котыру сәбәпле, бәйрәм икенче көнгә күчерелде. Нинди шәп кич булды ул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International