ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Любисовна Удачина район хакимиятенең утырышлар залында гражданнарны кабул итте. Анда журналистлар да катнашты.
Заманалар үзгәрә. Кайчакта 10, 20, 50...100 елдан соң тормыш нинди булыр икән, дип уйлыйм. 1965 елда вафат булган әтине торгызып утыртсаң, үзгәрешләргә ис-акыллары китәр иде, дим күңелемнән генә. Телевизорлар, газ, шәхси автомобильләр, автомат кер юу машиналары, кесә телефоннары, санлы фотоаппарат, видеокамера... — саный китсәң, алар бихисап.
Югары Аты авылында район тарихында беренче тапкыр 40 яшьтән өлкәннәр арасында хоккей ярышлары булды. Анда Арча, Яңа Кенәр һәм Утар Аты җирлеге командалары көч сынашты.

23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
22 гыйнварда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйр Шакиров Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров каршы алды һәм озатып йөрде.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге 2012 елда гомуми хезмәт эшчәнлеге һәм хәрби хезмәткә чакыруны оештыру буенча беренче урынны алды, кубок һәм вымпел белән бүләкләнде. Әлеге сөенечле хәбәрне алуга без бүлек җитәкчесе А.Ә.Борһанов белән элемтәгә кердек.
Әниләр буыны чиккән чүәк кияргә яратты. Җиңел дә, матур да, дип. Эх, әни белән бергә тәмле күн исе килеп торган чүәкләрне кире кайтарасы иде... Хәер, кеше китә җыры кала дигәндәй, чүәкләрнең дә гомере бетмәде әле. Арча егете Айрат Миннесалих улы Солтанов дәвам итә аны.
Арчаның 7нче номерлы мәктәбе хоккей мәйданчыгында 1998 елгы һәм яшьрәкләр арасында хоккей ярышлары булды. Анда Арчаның 7нче номерлы, Шушмабаш, Носы, Яңа Кырлай, Утар Аты, Лесхоз мәктәпләре, 5нче гимназия, Яңа Кенәр лицее хоккей командалары катнашты.
Район башлыгы призына милли көрәш буенча ярышлар оештыру традициягә әверелде. Соңгы өч елда ул ачык турнир буларак үткәрелә һәм анда күрше районнар көрәшчеләре дә катнаша башлады.

16
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Арчаның 2нче мәктәбенең оешуына 80 ел булса, Арча станциясендәге бинасы төзелүенә — 40 ел. Коллектив (директоры Гөлнара Гарипова) ветераннарны, мәктәпне тәмамлаучыларны чакырып, бик зурлап юбилей үткәрде.
Узган шимбәдә ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында терлекчелектә күрсәткечләрнең тотрыклы булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International