ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Җомга көн җиттеме, ЗАГС урнашкан бина каршысына бизәлгән машиналар тезелә. Кияү белән кәләш кулга-кул тотынышып тантана булган урынга юнәлә. Мендельсон маршы яңгырый. Гомер-гомергә бер-береңә терәк булып, иңне-иңгә куеп атларга вәгъдәләр бирелә. Шулай итеп ике яшь кеше яңа тормыш юлына аяк баса.
Үткән пәнҗешәмбедә Арчаның 5нче гимназиясе үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надия Мифтахетдинова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева катнашты. Гимназиянең элекке директорлары, ветеран укытучылар, бергә хезмәттәшлек иткән оешмалар вәкилләре, иганәчеләр, ата-аналар хөрмәтле кунаклар булдылар.

15
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Терлекчелеккә багышланган район семинарының чираттагысы “Вамин-Мәрҗани” ширкәтендә үтте. Элеккеге
7 колхозны берләштергән, 26700 гектар сөрүлек җире, 12 мең баштан артык терлеге булган иң зур хуҗалык бу.
2007 елдан ана капиталын районда 1831 кеше алган. 2007 елда барлыгы 256 анага бирелсә, быел ул 10 айда шул санга җиткән. 1336 очракта ана капиталы торак шартларын яхшыртуга файдаланылган, 9 очракта балаларының белемнәрен күтәрүгә кулланганнар.
Г.Камал исемендәге Сикертән мәктәбендә язучы, галим, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, “Почет билгесе”, “Халыклар дуслыгы” орденнары кавалеры, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби һәм Кол Гали исемендәге халыкара премияләр лауреаты, профессор Тәлгать Галиуллинның “Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы” дигән китабын тәкъдир итү кичәсе булды.
Сәүдә, җыр-биюләрне яратабыз. Район үзәгендә оештырылган ярминкәләрне аерата көтеп алабыз. Электән алар өстәлләрдә өелеп торган товарлары, шаян сүз, кәмит күрсәтүчеләре белән тирә-юньдә дан тоткан. Гореф-гадәтләребезне саклап килгән алар. Әлеге матур йоланы мәктәп, балалар бакчаларында да яңартып торалар хәзер.
ЗАГС МӘГЪЛҮМАТЛАРЫНА КАРАГАНДА, агымдагы елның 10 аенда районыбызда 549 сабый дөньяга килгән, 590 кеше бакыйлыкка күчкән. 318 пар тормыш сукмакларын бергә кушкан булса, 102 гаилә таркалган. Октябрь аенда дөньяга килгән 60 баланың 27се малай, 33е кыз (узган ел бу сан 52 булып, 29ы малай, 23е кыз булган). Узган елның октябре белән чагыштырганда үлем-җитемнәр дә күбәеп киткән: 2011 елда 63 кеше булса, быел 70 кеше дөньядан киткән.
Әңгәмәдәшебез — ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе А.Ә.Борһанов.
— Алмаз Әгъзәмович, ир-егетләрне хәрби хез-мәткә алу кампаниясе турында сөйләсәгез иде.
— Көзге чакырылыш 6 ноябрьдә башланды. Хәрби хезмәткә барысы 84 егетне озатачакбыз. Ул декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Язын Арча, Әтнә районнарыннан 121 егет армия сафларына китте.

14
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Башлангыч сыйныфларда гомуми белем бирүнең яңа федераль стандартлары алган белемнәрне мөстәкыйль үзләштерә алырлык, актив, иҗади, уку эшчәнлеген оештыра, тикшерә алуга сәләтле шәхес тәрбияләүне таләп итә. Бу юнәлештә иң кирәклесе — укытучы белән бергәләп эшләүдән дәрестә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль әйтеп бирү һәм аңа ирешү өчен тиешле гамәлләр башкару. Мөстәкыйль эшләргә өйрәтү зур урын алып тора.
1997 елның 15 ноябрендә Арча шәһәренең 5нче гимназиясе беренче тапкыр укучылар кабул итте. Шул көннән алып бердәм, дус һәм белем бирү өлкәсендәге һәрбер яңалыкка ияреп баручы педагогик коллектив 682 укучыга урта белем бирде һәм зур тормышка озатты. Укудагы уңышлары, үрнәк тәртипләре өчен 31 укучы алтын, 41 укучы көмеш медаль белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International