ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ислам тикшеренүләре үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Валерий Сергеевич Горшунов Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәбендә тискәре яшьләр идеологиясенең яңа тенденцияләре турында лекция сөйләде. Лекцияне район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, педагоглар тыңлады. 

Әле яңа гына булып үткән Керчь вакыйгасы барыбызны да тетрәндерде. 18 яшьлек егет үзе укыган политехника көллиятендә, бомба шартлатып, яшьтәшләрен, укытучыларны атып, соңыннан үзе дә харап булып, нинди зур фаҗига ясады. Ул көннәрдә бар да шул турыда сөйләште. Ни өчен? Берәүләр уку йортын, укытучыларны гаепләде, икенчеләр сәбәпне гаиләдән эзләде, өченчеләр хөкүмәтне сүкте, дүртенчеләр моның артында нәрсәдер тора, дип фикер йөртте. Арчаның 1нче мәктәбенә лекция укырга килгән Валерий Горшунов чыгышында, үз-үзләрен корбан итеп,  мондый коточкыч вәхшилеккә барган яшүсмерләрне “колумбайннар” дип атады. Искә төшерик: 1999 елда Америкада Колумбайн мәктәбендә укучыларны, укытучыларны атып, зур фаҗига ясаган ике яшүсмернең “геройлыгын” кабатлау- чылар колумбайннар дип атала. Ә бу вәхшилекне кабатлаучылар хәзер бер-ике генә очрак түгел...

“Республика Татарстан” газетасының быелгы 20, 27 сентябрь, 4 октябрь саннарында Рауль Мир-Хәйдәровның Габдулла Тукайның 1911–1912 еллардагы тормышының билгесез фактларына багышланган “Последняя любовь поэта” дигән язмалары басылды. “Социаль челтәрдә Интернетта минем битем бар, анда “Минем балачагым станциясе” дигән хикәям урнаштырылды. Һәм кинәт кенә, тагын Мартукны искә алу аркасында, хат килде, мөгаен, барлык татарларга да кызыклы булыр – ул Тукайның  шәхси тормышына кагыла. Хатны аңлатмаларсыз китерәм, андагыдан төгәлрәк һәм ачыграк итеп әйтмәссең. Хат тикшерелде – кабат тикшерелде. Анда сүз барган кешеләрнең фоторәсемнәре, хәтта аларның  каберләре дә табылды. Анда кымыз турында дөрес булмаган бер генә деталь бар – Тукай Күпербашта кәҗә сөтенә кайткан”, – дип яза автор.

Быел комсомол үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте. Һәркайда төрле чаралар, комсомол ветераннары белән очрашулар оештырылды. Комсомол безнең яшьлегебез иде. Киләчәккә матур планнар корып, яхшы укучыларны мактап, икеле капчыкларын “буксир”га алып, тәртипсезләрне оялтып, кызыклы чаралар оештырып, гөрләтеп яшәдек. Комсомол безне үстерде, кешелекле булырга, хезмәт сөяргә, тырышып укырга, өлкәннәргә ихтирам белән карарга, дусларга хыянәт итмәскә, игелекләр генә кылырга өйрәтте. Алты орденлы Ленин комсомолы сафларында торуыбыз белән без бик горурлана идек.

Үземне ничек комсомолга кабул итүләрен әле дә сагынып искә алам. Хәзер хөкүмәт җитәкчеләренең кем икәннәрен күпләр белми дә. Ә без комсомолга кергәндә аларны төн йокламыйча өйрәндек, төнлә уятып сорасалар да әйтеп бирә алдык. Комсомол уставын ятлаганда битләре каралып бетә иде. Беренче секретарь янына керер алдыннан дулкынлануны сүз белән генә әйтеп булмый. Бер соравына җавап бирә алмыйча, комсомолга алмый калуларыннан курка идек.

Шушы көннәрдә матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов: “Ел саен без армиягә чакырылышка әзерлек буенча зур эш башкарабыз. Хәрби исәп, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылыш кампаниясен үткәрүне оештыру мәсьәләләре буенча Россия субъектлары арасында берничә тапкыр лидер булдык. Бер елда Татарстаннан Кораллы Көчләргә 7 мең егет китә, аларның 1 меңнән артыгы хәрби белгечлекләр буенча әзерлек узган. Ел саен шуларның 300гә якыны контракт буенча хезмәт итәргә кала”, –  дип сөйләде.

Татарстаннан ел саен 800–1400 ир-егет контракт буенча хәрби хезмәткә китә икән. Әлеге төр хезмәтнең уңай яклары күп: аларга социаль пакет гарантияләнгән, алты ел хезмәттән соң фатир алу өчен сертификат бирелә. Тик контракт дигәч, әти-әниләр куркып кала. Теләге булган балаларын да җибәрмәскә тырышалар икән.

31 октябрьдә Арча район Советының закончалык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиянең утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, 9нчы номерлы Яңа Кенәр сайлау округы депутаты Любовь Осина алып барды.

Утырышта Арча район территория сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров гражданнарның үзара салымын кертү мәсьәләсе буенча референдум үткәрүгә әзерлек турында чыгыш ясады.

Район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев чыгышы салымнар җыюның торышына багышланды. Җир салымнары түләү буенча Апаз, Сеҗе, Утар Аты авыл җирлекләре әйбәт эшлиләр. Кәче, Наласа, Иске Чүриле, Урта Аты авыл җирлекләрендә дә эшләр ярыйсы. Апаз, Кәче, Сеҗе авыл җирлекләрендә милек салымы түләүдә алда баралар.

– Салымнарны түләү буенча ноябрь аенда ныклап эшләп алырга кирәк, – диде Любовь Осина.

Беркөн күземә Сөрдедә туып-үскән, Арчада яшәүче язучы Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамырлар” исемле повесте чалынды. Андагы геройның язмышы тетрәндерде. Зиннурның үзеннән сорап, анда уйланылган кешенең түгел, ә үзенең әтисе ягыннан бабасы язмышы да сурәтләнгәнен белдем һәм бу хакта сөйләп китүен сорадым. Повесть повесть инде ул, тулыландырып җибәрү өчен өстәмәләр дә кертәсең. Чынбарлыкта ничек булган? Менә Зиннур Тимергалиев әбисеннән ишеткәннәрдән чыгып ниләр сөйләде.

– Сугыш башлану куркынычы барлыгы турындагы хәбәр Сталинга барып ирешкәч, өйрәнергә кешеләр җыя башлыйлар. Котдус бабайны да Сөрдедән Украинага алып китәләр. Шунда фашистлар безнең илгә һөҗүм итә. Бабай сугышның беренче көннәреннән үк әсирлеккә төшә. Сугыш беткәнче, 1945 елга кадәр бер концлагерьдан икенчесенә күчерелеп иза чигә. Биш тапкыр кача. Дүртесендә тотып алып тимер чыбыклар белән бик каты кыйныйлар. Аның аркасында исән җире булмый. Ул бик таза гәүдәле, нык кеше була, шуның белән генә исән кала.


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте , Арчаның 6 нчы номерлы урта мәктәбе 30 октябрь көнне иртәдән үк , шау- гөр килеп , күпсанлы кунакларны каршы алды. Бирегә милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар гимназияләре һәм база мәктәпләре директорлары республикакүләм семинар- киңәшмәгә җыелды. Киңәшмәдә ТР  Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Һадиуллин Илсур  Гәрәй улы, ТР  мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе  Әхмәтҗанова Лилия Марс кызы, ТР  мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе  Халиков Илгиз Илдар улы, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарифҗанов Рамил  Илгиз улы  катнашты.


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

30 октябрьдә Арча шәһәренең Бакый Урманче урамында ике 22шәр фатирлы һәм бер 30 фатирлы йортларны тапшыру тантанасы булды. Яңа фатирларда нигездә социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре яшәячәк.

Яңа фатирларның ачкычларын район башлыгы Илшат Нуриев, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе урынбасары Булат Гыйльманов тапшырды.

– Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә шатлыклы вакыйга, – диде ул. –  Яңа, уңайлы фатирларда бәхетле гомер кичерергә язсын. Әлеге йортлар урнашкан бистә тагын да матурлана барачак,  биредә озакламый яңа балалар бакчасы ачылачак, яңа йортлар, башка биналар төзеләчәк.

Яңа Кенәр авылыннан 22 яшьлек Ришат Салихов ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнарга торак бирү программасы буенча бер бүлмәле фатир алды.

Ул көнне (25 октябрь) иртәдән яңгыр явып торды. Юлда барганда: “Бүген нинди матур көн, яңгыры да җылы, чын көз инде менә, Рәисә апа нинди матур вакытта, алтын көз көнендә туган..,” – дип сөйләштек.  Яңа Кенәрдә гомер итүче Рәисә Гарипова янына барышыбыз. Ветеранга 90 яшь.

Кунаклар килгәч, Рәисә апа караватыннан торып утырды. Янында абыйсының хатыны Сәлимә апа (ул да 80дә инде) бөтерелеп йөри. Социаль хезмәткәр Рәмзия Габдрахманова да шунда. Рәмзия әбигә ак яулыгын матур итеп бәйләп куйды. “Әби сөбханалла әле”, – ди Рәмзия.

Узган атнада Симетбашта яшәүче Таһир Мифтаховка 90 яшь тулды. Ветеранны юбилее белән район башлыгы урынбасары Любовь Осина котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм күчтәнәч тапшырды.

 Өйләренә керүгә күрше бүлмәдән юбиляр үзе йөгереп чыкты. Үзен шулай хөрмәт итеп килгән район җитәкчеләрен күргәч, йөзендә елмаю балкыды. Аннан бер-бер артлы балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары кайтып җитте. Таһир абый сөенеченнән кая басарга да белмәде. Бүләкләргә сабый бала кебек куанды. Йөзеннән шатлыклы елмаю бер минутка да китмәде.

– Әйдәгез, кара–каршы утырып бер сөйләшеп алыйк әле, – диде ветеранның иңнәреннән кочып Любовь Осина. – Хәлләрең ничек?

– О-о-о, бик әйбәт. Үземә шундый мөнәсәбәтне күреп яшиселәр килеп китте.

– Алайса, 95 яшьлек юбилейда да очрашабыз әле?

– Очрашабыз, Алла боерса. Сезне бүгеннән үк 95 яшьлек юбилеема чакырып калам.

– Әби белән ничек яшәдегез соң?

– О-о-о, бик әйбәт. Үзебезнең авылныкы иде ул. Искиткеч хатын, әни булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International