Шәхси йортларда яшәүчеләрдә еш кына шундый сорау туа – алар калдыкларны җыйган һәм утильләштергән өчен түләргә тиешләрме? Калдыклар бөтенләй булмаучылар яисә аларны йорт шартларында төрле юллар белән утильләштерүчеләр дә бар бит әле.
Ягу сезоны башланыр алдыннан мичләр, газ казаннары, төрле җайланмалар, приборлар һәм системалар тикшерелгән һәм төзәтелгән булырга тиеш. Ватык мич һәм приборларны файдалану тыела. Сезон алдыннан һәм аннан соң да кимендә ике айга бер тапкыр төтен юлларын корымнан чистартып торырга.
26 августта Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды. Анда ТР Премьер–министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
“Арча” муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 27 августта соңгы бишкөнлектә игеннәрне урып-җыюда югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән өчен “Игенче” ширкәте комбайнчысы Марат Абдуллинга, “Курса МТСы” ширкәте комбайнчысы Рәис Камалиевка, “Кырлай” ширкәте комбайнчысы Ринат Нәфыйковка, “Северный” ширкәте комбайнчысы Мидхәт Мифтаховка, “Тукай” ширкәте комбайнчысы Рәдиф Сәфәровка Дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырды.
24 августта районыбызның “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте базасында мөгезле эре терлекләрдән үрчем алу буенча технологларның республика конкурсы узды. Бирегә үз районнарындагы ярышларда җиңүче булган 43 белгеч килде.
Узган шимбәдә ныклап төзекләндергәннән соң Сеҗе мәктәбен ачу тантанасы булды. Бу чара укучылар гына түгел, барлык авыл халкы өчен зур бәйрәм төсен алды.Узган шимбәдә ныклап төзекләндергәннән соң Сеҗе мәктәбен ачу тантанасы булды. Бу чара укучылар гына түгел, барлык авыл халкы өчен зур бәйрәм төсен алды.
Яшәгән җиреңнең матурлыгын күрәсең килсә, читкә чыгарга кирәк. Шунда күрәсең инде, безнең шәһәр кебек чиста, матур, яшеллеккә, чәчәккә күмелгән торак пункт бик сирәк. Бу гүзәллекне тудыруда территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләренең дә өлеше зур.
2016 елның октябрендә Арчада яшәүче 39 яшьлек Альбина Назаретян, сәламәтлеккә кеше тормышы өчен куркыныч булган авыр зыян китергәне өчен, 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә.
Узган атнада Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым республикабызның иң яхшы 52 гаиләсен кунакка кабул итте. Алар арасында Арчадан Зилә һәм Булат Мортазиннар да бар иде.
19 август көнне күл янында Урам бәйрәме гөрләп узды. Җыр-моңга күмелгән бәйрәмдә халык рәхәтләнеп ял итте, ә гүзәллек тудыручылар бүләкләнде. “Иң чиста урам” дип Болын урамы табылды.