Арча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Арчаның 1 нче мәктәп укучылары — Яшь инспекторлар хәрәкәте отряды белән берлектә “Таныл!” акциясе уздырды.
Яңа Кенәр авылында 2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында пляж волейболы буенча ярышлар узды. Ярышлар быел Арча районы волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев тырышлыгы белән төзелгән пляж волейболы мәйданчыгында үтте.
Районда халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәйсез бәяләү максатында Иҗтимагый совет әгъзалары катнашындагы эшче төркем узган атнада үзәкләштерелгән китапханәләр системасы эшчәнлеге белән танышты.
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов белән очраштык.
Көзге чәчү башка эшләр арасында ничектер сизелми дә кала кебек. Ә бит ул районда 20 мең гектардан артык мәйданда башкарыла. Көзге культураларга нык игътибар биргән хуҗалыклар бар.
Арчада яшәүче Рәшидә Нәбиуллина 16 августта 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Яңа Кенәр элек тә иң зур авыл җирлекләренең берсе санала иде, Шурабаш, Сөрде яклары да килеп кушылгач, ул тагын да зурайды. Димәк, эш күләме дә артты, дигән сүз. Җәй кыска, ун авылның урамнарын карап бетерергә кирәк бит.
Арча район башлыгы урынбасары Любовь Осина 10 август көнне Яңа Кенәрдә гомер итүче Сания Вафинаны 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлады һәм аңа РФ Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
“Арча автотранспорт предприятиесендә “ПАЗ” автобусын йөртүче Илгиз Сафинның 8 июль иртәсе гадәттәгечә башлана. Автобусына 25 кеше утыртып, эшчеләрне Корткачыктагы кирпеч заводына илтергә чыга. Ләкин “Казан–Малмыж” юлында, алма бакчасын үтеп, Божа өстендәге күпергә кергәч, автобус каршына зур тизлектә фура очып чыга...”.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә районның хезмәтне һәм техника куркынычсызлыгын саклау буенча координацион советның күчмә утырышы узды. Бирегә районның башка хуҗалык-ширкәтләрендәге хезмәтне саклау буенча белгечләре дә килгән иде.