2016 ичы елның 26 нчы ноябрендә Арча районында Республика интерактив укыту тренингы булып узды.
Тренингта катнашучыларны Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының урынбасары Абдреева Юлия Ивановна сәламләде.
Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә атна дәвамында әниләр көненә багышлап түбәндәге чаралар үткәрелде : “Әниемнең рәсеме” балалар әниләренең рәсемен ясап, әниләренә матур теләкләрен яздылар, “Колобок” әкиятен яңача үзгәртеп баларның узләрен уеннарда катнаштырып куйдылар.
Халыкара Әниләр көне алдыннан Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләр яңа туган баласы булган күп балалалы гаиләләрнең өйләрендә булдылар.
Арча “Мәрхәмәтлелек үзәге” социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре әниләр коненә багышланган ”Әле дә син бар,Әни,доньяда” дип исемлэнгэн зур эчтәлекле концерт- тамаша күрсәтелде олкәннәребезгә.
Әле кайчан гына бөтен республикага нәселле терлекләр сатып дан тоткан Божа фермасы соңгы вакытта үлеп–бетеп бара иде. Бу баруда андагы уңай үзгәрешләрне күреп сөенеп кайттык.
“НАСКО” акционерлык җәмгыяте* оешуга 20 ел тулды. 10 ноябрьдән “НАСКО” иминият компаниясе генераль директоры Эдуард Кабаков Татарстан иминиятләүчеләр союзы президенты итеп билгеләнде. Арча территориаль идарәсе һәр юбилейга бер сюрприз әзерли. Бу юлы ул аеруча зур һәм үзенчәлекле – быел “НАСКО” акционерлык җәмгыятенең Арча территориаль идарәсе яңа бинага күчте. Хәзерге адресы – Арча шәһәре, Комсомол урамы, 7нче йорт.
Гөлшат ул мизгелне гомерендә дә онытмаячак. Авыл башына кунакка киткән әнисе кайткан! Күршеләрдә уйнап утырган алты яшьлек кызчык бу хәбәрне ишетүгә култык астына бишмәтен кыстыра да, урамда кыш икәнен дә онытып өйләренә йөгерә. Өй уртасында торган матур кунак апаны күреп алгач, шул бишмәтен кырыйга ыргыта да, әни, әнием, дип янына йөгереп барып, аякларыннан кочаклый.
Урта Курса авыл җирлегенең “Җомга көн кич белән” иҗат концерты Урта Курса мәдәният йортында үтте.
Үрнәк агросәнәгать көллияте укучылары белән бизнес турында сөйләшкәндә кызыклы видеофильм күрсәтелде. Бакча балаларын сөйләштерделәр.
Җәза үтәтү инспекциясенең Арча районы буенча филиалы Арча шәһәренең М.Җәлил урамында яшәүче Сергей Цыгановка карата билгеләнгән шартлы хөкем карарын иректән мәхрүм итүгә алыштыруны сорап Арча район судына мөрәҗәгать итте.