Күпербашта яшәүче Мирсадретдин Фазлыев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Арчада урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең республика семинары узды.
“Ел укытучысы–2016” район бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Ул – Арча беренче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәл Ахунова.
Казанда узган “Идел көзе” республика фольк-лор конкурсында катнашучылар арасында (удмурт, керәшен, рус, татар, марилар) Яңа Кенәр балаларының “Хыял” триосы да үз чыгышлары белән сәхнәне ямьләде. Алар халкыбызның “Сандугач-күгәрчен” җырын аккордеонга кушылып башкарып, жюриның югары бәясенә лаек булды. Аларны киләсе елга да чакырып калдылар.
26 ноябрьдә “Арча” спорткомплексында 2002–2003 елгы яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча Арча районы беренчелегенә ярышлар узачак. Ярышлар “Тайд-Фойл” фирмасы җитәкчесе Айдар Закиров призына һәм кубогына үткәрелә.
“Әти–әниеңне яздыр. Туганнарыңны яздыр” акциясе дәвам итә һәм анда катнашырга теләүчеләр саны да артканнан арта бара. “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы (җитәкчесе Сергей Баһаветдинов) Үрнәктән Әфган сугышы ветераны Урал Гафуровны, Арча станциясеннән Әфган сугышында ятып калган Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Марат Лотфуллинның әнисе Илсөяр Лотфуллинаны, Пүчинкә Поник авылыннан шулай ук Әфган сугышында һәлак булган “Батырлык өчен” медале иясе Фәнис Бикбаевның әнисе Мәгъшия Бикбаеваны “Арча хәбәрләре” газетасына яздырды.
Ел башыннан Арча районында 600дән артык юл–транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 35е зыян күрүчеләр белән. Аларда 7 кеше һәлак булган (араларында бер бала да бар), 53е төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Әңгәмә барышында ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин безгә шундый саннар җиткерде.
18 ноябрьдә Арча Мәдәният йортында Үрнәк авыл җирлегенең иҗат концерты булды.
Халыкара Эниләр көне алдыннан “Мәрхәмәтлек үзәге”нең социаль педагоглары 01 нче ноябрьдән 21 нче ноябрьгә кадәр “Минем әни” исемле балалар рәсеме конкурсы үткәрделәр.
18 ноябрьдә район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую һәм 2017 елның кыр эшләренә әзерләү буенча конкурска йомгак ясалды. Комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе вәкилләре бар иде.