2016 елның икенче яртыеллыгына газета–журналларга яздыру буенча “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең баш бүлекчәсе “Әти–әниеңне яздыр. Туганнарыңны яздыр” дигән акция игълан иткән иде. Аны ул чакта министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, депутатлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре күтәреп алды. Бу хакта матбугат, телевидение аша даими танышып бардык.
Республикада эшмәкәрләрне һәм үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләрне бизнеска өйрәтү сәясәте бара. Әле яңа гына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Goolge компаниясе һәм Саклык банкы оештырган “Бизнес–класс” программасының ярты еллык курслары тәмамланды. Йомгаклау киңәшмәсе Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте. Президент Р. Миңнеханов: “Махсус белемнән башка бизнеста уңышка ирешеп булмый”, – диде.
2016 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча шәһәрендә һәм 16 авыл җирлегендә гражданнарга үзара салым кертү һәм әлеге акчалардан файдалану мәсьәләләре буенча җирле референдумнар үткәрелде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җирле референдумнар барлык муниципаль берәмлекләрдә дә узган, ә референдумнар нәтиҗәләре дөрес дип танылды.
Коррупциягә каршы тору турындагы гамәлдәге закон, оештыру–хокукый рәвеше нинди булуга карамастан, барлык оешмаларга коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрү таләбе куя, шулай ук ясалган хокук бозулар өчен җинаять җаваплылыгыннан тыш, җаваплылыкның башка төрләрен дә күздә тота.
Ноябрь башында Татарстан Республикасы беренчелегенә Балтачта узган мини-футбол буенча зона ярышларында безнең районнан 2003-2004 нче елгы яшүсмерләрдән торган җыелма команда катнашты һәм 1 урынны яулау бәхетенә иреште.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 21 ноябрьдә Кәче авылында яшәүче Мәликә Төхвәтуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
20 ноябрьдә Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Иске Му авылында яшәүче Зөфәрбикә Хәкимованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Аккордеон феериясе” дигән өченче Халыкара фестиваль узды. Анда Казан дәүләт консерваториясе доценты, Казан музыка көллиятенең клавишлы халык инструментлары бүлекчәсе җитәкчесе Антон Попов җитәкчелегендә баянда, аккордеонда уйнау буенча яшь башкаручыларның Халыкара, Бөтенроссия бәйгеләре лауреатлары – Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары чыгыш ясады.
"Җидегән чишмә" Арча халык театры Әтнә районының Ташчишмә, Күшәр авылларында "Елый икән, елый ирләр дә" спектаклен куйдылар
19-20 ноябрьдә Казанда «Алтын Лира» II Халыкара феситиваль – конкурсы узды. Конкурста Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Новочебоксарск, Чабаксар, Пермь, Түбән Новгород, Витебск, Донецк шәһәрләреннән катнашучылар бар иде.