Арча районы прокуратурасы эш вакытында бәхетсезлек очрагы килеп чыкканнан соң “Ашыт“ ширкәтендә тикшерү үткәрде һәм хезмәтне саклау турындагы законнарның бозылу очрак-ларын ачыклады.
Хәтерләүчеләр быелгы елны 1978 ел белән чагыштыра
Мин үзем дә яхшы хәтерлим әле. Ул чакта райкомда инструктор булып эшли идем.
“Ракета“ колхозын бюро утырышына әзерләдек. Ил буенча Ипатов методын кертеп маташкан вакытлар. Кыскача гына әйткәндә – комбайннарны басудан кайтармыйча эшләү. Идеясе әйбәт, чөнки техниканы әрле-бирле йөртәсе юк, күпме ягулык азрак тотыла, караңгыда юлларда йөрү хәтәр дә бит.
Элегрәк урман яңгырларны үзенә тарта, дип әйтәләр иде. Хәзер алай түгел, нигәдер урманнан читтә ява яңгырлар
Дөрес аңлагыз, сүз урак өстендәгесе турында түгел, иң кирәкле чак – июнь, июль айлары турында бара.
Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханында быел 100 балл җыючылар саны арткан. Уртача балл Россиянеке белән чагыштырганда югарырак булган
Имтиханнар майда башланып китеп, барлык фәннәр буенча соңгы резерв көн июль башында иде.
Татарстанда РФ Кораллы Көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә социаль түләүләр өч тапкыр артты
Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,7 миллион сумга җитә. Ул республикадан, РФ Оборона министрлыгыннан, районнан бирелә торган түләүләрне кушып исәпләнә.
Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче Илһамия Гыйлаҗиева җитәкчелегендә “Сөембикә гөлләре” бию коллективы да ярдәм күрсәтүдән читтә калмады.
Ак яулыклы әбиләр дә, бишектә яткан бәбиләр дә килгән иде Иске Кенәрдәге бәйрәмгә
10 август көнне Иске Кенәр авылы халкы һәм биредә туып-үсеп, чит җирләрдә яшәүчеләр авылның элеккеге клуб урынына җыелды.
Чыгышы белән Арча районыныкы, Әтнәгә кияүгә чыга, Түбән Кама шәһәрендә яши, эшли, баш табиб ярдәмчесе дәрәҗәсенә күтәрелә, яңадан Арчага кайта һәм төпләнеп тә кала
Арча үзәк хастаханәсенең табибә-фтизиатры Роза Котельникованы язмыш җилләре әнә шулай бер яктан икенче якка йөртә.
Күп балалы гаиләләр 2024 елның 12 июнендәге Федераль закон нигезендә өченче яки аннан соң туган бала туганда ипотеканы түләү өчен субсидия алачаклар.
Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2024 елның 20 августында премиягә дәгъва кылу өчен документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә. Премиягә дәгъва итүчеләрнең документлары 2024 елның 23 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорты. Тәкъдим итү шартлары белән ТР Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга була: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm