ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Үзара салым программасы Татарстанда 2013 елдан тормышка ашырыла. Программаның нәтиҗәле булуында дәүләт ярдәме хәлиткеч роль уйный — җыелган һәрбер сумга Татарстан бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлә. 2013–2016 елларда татарстанлылардан 325,2 миллион сум җыелган. Республика әлеге суммага тагын 816,5 миллион сум өстәгән.

8 октябрьдә Арчада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган ярминкә булды.

Ярминкәдә “Кырлай”, “Северный”, “Ак барс” агрокомплексы” бәрәңге алып килгән иде. Аны алучылар күп булды. “Арча”, “Татарстан”, “Мәрҗани” ширкәтләре — ашлык, “Акчишмә” ширкәте сөт сатты.

Үткән шимбәдә район Мәдәният йортында укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

5 октябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Рәисә апа Халитовага 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов аны юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

10 октябрьдә Арча Мәдәният йортында берьюлы өч бәйрәм – өлкәннәр ункөнлеген ябу, мәдәният йортының яңа иҗат сезонын ачу һәм “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде. Өч чара дисәк тә, аларның барысы да өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, аларга хөрмәт йөзеннән оештырылды.

8 октябрьдә Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Арча шәһәрендә яшәүче Зөлхәбирә Җәләеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

 

Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов 8 октябрьдә Тылаңгыр авылында яшәүче Сания Минһаҗеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатында 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр “Җәяүле юл аркылы чыгу урыны” дигән чара үткәрелә.

13 августта Яңа Кенәр юлында булган авариядә (бу хакта газетабызның 14 сентябрь санында язылган иде) “Dаewoo Gentra” машинасын йөртүче гаепсез дип табыла һәм аңа карата административ хокук бозу турындагы эш туктатыла.

13 октябрьдә район Мәдәният йортында “Казан егетләре”нең “Бәйрәм бүген” дигән концерты була


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International