ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Шаулап гөрләп өлкәннәр ункөнлеге узып та китте. Өлкәннәребез 10 нчы октябрьда шәһәребезнең мәдәният йортына ябылу тантанасына җыелдылар. Килгән кунакларга “Алтын көз”гә багышланган күргәзмә тәкъдим ителде һәм районыбыз үзешчәннәре эчтәлекле концерт белән чыгыш ясадылар.

Концерт залында өлкәннәрне Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты архив эшләре буенча рәисе Әюпова И.Х., Арча башкарма комитеты рәисе урынбасары Гарифзянов Р. И. котлады. Тантанада район ветераннар Советы рәисе Габдрахманов Н.Г. һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмасы читәкчесе Аглиев И.К.та катнашты.


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

8 октябрьдә Казанда "Этномириада" Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестивале узды. Фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады.


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

Һәр елдагыча шәһәребездә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ярминкәләр гөрләп үтә. 8 нче октябрьдә үткәрелгән ярминкәдә Арча халыкка комплекслы социаль   хезмәт күрсәтү оешмасы – “Мәрхәмәтлек үзәге” өлкәннәрне бушлай машина  белән тәэмин итте.


7
октябрь, 2016 ел
җомга

9 октябрьдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Без шушы уңайдан район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Арча педагогика көллиятенең инглиз теле укытучысы Сәрия Низаметдинова белән без күптәннән таныш. Югары уку йортын тәмамлап, икебез дә бер елны Күңгәр мәктәбенә (ул вакытта Арча районы иде) эшкә кайттык. Ул инглиз, мин рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Икебезгә дә беренче елны ук унынчы сыйныфларны җитәкләргә бирделәр. Икебезне дә бер фатирга керттеләр. Шул вакыттан бирле күңелемә аңа карата ихтирам хисе сеңеп калды.

Арчага Казан дәүләт аграр университетыннан икътисад институтының идарә кафедрасы мөдире, доцент Гөлнара Вәлиева, шушы ук кафедраның өлкән укытучысы Нияз Сафиуллин кайтты. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов каршы алды һәм озатып йөрде.

4 октябрьдә ил тарихында беренче тапкыр “Зур этнографик диктант” үткәрелде. Аның инициаторы Удмуртия Республикасының милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Милли сәясәт министрлыгы, “Удмуртия халыклары ассамблеясе” коммерциянеке булмаган автоном оешмасы. Ул Россия Федерациясенең бар төбәгендә үтә. Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен ачыкларга ярдәм итәчәк.

Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортына җитәкче итеп Гөлназ Төхвәтуллина билгеләнде. Кем ул? Киләчәккә планнары нинди? Шуны ачыклау максаты белән без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

8 октябрьдә Арча шәһәрендә Җиңү паркы каршындагы мәйданда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур ярминкә үткәрелә.

Арчаның беренче балалар бакчасында бүген бәйрәм – ул үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Арчалар яхшы хәтерлидер, элек ул шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашкан зур гына балалар учреждениесе иде. Аның урынында бүген федераль казначылык, район финанс–бюджет палатасы, мәрхәмәтлек үзәге биналары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International