ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

15 сентябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче гражданнар җыены булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Кичә Орнашбашның яше-карты чын күңелдән бәйрәм итте — көндез яңа мәдәният йортында авыл үзешчәннәренең концертын карап хозурланса, кичен “Җидегән чишмә” Арча халык театрының “Алпамыш алпавыты” спектаклен (Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган) карады.

1–4, 5–8, 9–11нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан яңа хрестоматия дөнья күрде. Өч томдагы “Без бит – Арча яклары” дигән бу җыентыкта Габдулла Тукайдан башлап Арча төбәгеннән чыккан барлык әдипләр, шулар белән беррәттән әдәбият мәйданына әле яңа гына аяк баскан каләм ияләренең дә иҗат җимешләре тупланган.

Арча шәһәренең көньяк өлешендә яшәүчеләрдән хат алдык. “Г.Сафиуллин, Чәчәкле, М.Лотфуллин, М.Гафури урамнарында яшәүчеләр район җитәкчесе Илшат Нуриевка бик рәхмәтле.

18 сентябрьдә елның иң төп сәяси вакыйгасы — Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар була. Президент Рөстәм Миңнеханов әлеге сайлауларны Татарстан өчен парламентка республика командасын җибәрү дип бәяләде. Татарстанга Дәүләт Думасында үз позицияләрен ныгыту мөһим. Моның өчен 18 сентябрьдә республиканың һәр кешесенә сайлау участогына килергә һәм үзе теләгәнчә сайларга кирәк.

Арча районында барысы 39 мең 591 сайлаучы исәпләнә. 553 егет һәм кыз тәүге тапкыр тавыш бирәчәк дип фаразлана. Ә Арчада яшәүче Владислав Барышевка икеләтә бәйрәм, аның 18 сентябрьдә туган көне дә. Бәхетлегә бүләк тә бар.

Яңгырлар бәрәңге алуны тоткарласа да, һава шартлары туфрак эшкәртү өчен уңай тора. 15 сентябрьгә район хуҗалыкларында 44529 гектарда (план 66722 гектар) туфрак эшкәртелде.

Алар – урманчылар, ел да көз көне, сентябрьнең өченче атнасының якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлеләре чикләнгэн балаларны төрнэкләндерү

үзәгендә   "Көзге изге  эшләр атналыгы” акциясе кысаларында бәйрәм чарасы үткэрелде.Балалар янына кунакка Арчаның  2 нче номерлы урта мәктүбе укучылары килде. Музыка җитәкчеләре Мөхаммәтгалиева Алинә Фирдинатовна җитәкчелегендә алар бик матур концерт әзерләгәннәр.Үзәккә йөрүче балаларны төрле музыка кораллары белән таныштырдылар, күңелле биюләр күрсәттеләр, сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, матур  җырлар башкардылар.


14
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Узган җомгада соңгы елларда шифалы суы белән танылган Хәтнә авылында район тарихында моңарчы күрелмәгән вакыйга булды. Аның гаҗәеп үзенчәлеге шунда — бер авылда бер көндә православие динендәгеләр һәм мөселманнар өчен гыйбадәт кылу урыннары ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International