Район территория сайлау участогы мәгълүматларына караганда, 18 сентябрьдә районда барлык сайлаучыларның 98,7 проценты тавыш бирде. “Бердәм Россия” партиясе — 97,2, КПРФ — 1,41, “Россия коммунистлары коммунистик партиясе” — 0,54, ЛДПР — 0,31, “Справедливая Россия” 0,21 процент тавыш җыйды.
Бу язмамда сүз күбрәк Шәрифҗан абый турында барырга тиеш иде. Чөнки аның олуг юбилее — 17 сентябрьдә аңа 90 яшь тулды.
2015 елның октябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә “Россия укучылар хәрәкәте” Бөтенроссия җәмәгатьчелек–дәүләт балалар–яшүсмерләр оешмасы төзелде. Ул балаларны үстерүдә дүрт юнәлешне үз эченә ала. Шуларның берсе – патриотик тәрбия.
18 сентябрь көнне Гамбәр Галиевага 100 яшь тулды. Арча районында икенче гасырга аяк атлаучылар тагын бергә артты, шөкер. Үзенең шул яшькә җитә алуына гаҗәпләнә ул: “Шулкадәр авырлык күреп тә шушы яшькә — 100гә кадәр ничек яшим икән? Әти белән әнинең дә, яшь килеш бала тапканда вафат булган Мәрьям апаның, улларымның да гомерен яшимдер инде”, — ди 4 яшеннән ятим калып, бүгенге көндә кызы Дания белән кияве Гомәр тәрбиясендә яшәүче әбекәй.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрендә VII чакырылыш Дәүләт Думасына узган сайлауларда актив катнашканы өчен республика халкына рәхмәт белдерде.
Ат асраучыларга азык алган өчен субсидия бирәләр
25 сентябрьдә Арча шәһәрендә “Арча” спорткомплексыннан 5нче гимназиягә кадәр “Татарстан кроссы – 2016” массакүләм ярышлар була
Районда торак–коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәүчеләрнең әҗәте 6 млн. сумнан артып киткән. Монда сүз күп фатирлы торакларда һәм шәхси йортларда яшәүчеләр турында бара.
Көзге урам буйлап мөлаем бер ханым килә. Бу гүзәл зат бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Фирая Салих кызы Йосыпова.
Татар традицион мәдәниятен саклау, районыбыз халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халыкның рухи мирасын ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан, районыбызда фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры” дип исемләгән I район фестивале уздырылды.