ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

Үзйөрешле машиналардан закон таләпләре нигезендә файдалануны күзәтчелек итү һәм тракторлар, башка төр үзйөрешле машиналар, аларга тагылган арбалар катнашында юл–транспорт һәлакәтләре санын киметү, хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында Татарстан Республикасында “Частник” операциясе оештырыла.

29 августта кичке сәгатьләрдә Айван авылы янындагы күл тирәсеннән билгесез кешеләр 2005 елгы малайның “Стелс” велосипедын урлыйлар.

Арча эчке эшләр бүлегенең дежур частена тәүлеккә 20–30 гариза керә. Арада гаилә низаглары буенча язылганнары да күп. Мәсәлән, 25 августтан 2 сентябрь аралыгында гына да 11 гариза кергән.


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Узган ялларда рәхәтләнеп бәрәңге алдык. 2010 елгы корылыктан соң мондый әйбәт уңыш күргән юк иде.

Үткән җомгада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов “Арча АТПсы” һәм ЗУЭС җәмгыятьләре хезмәт коллективлары белән очрашты. Депутат Арча халкын кызыксындырган мәсьәләләр, республикада, илдә барган вәзгыять турында сөйләде.

6 сентябрьдә район үзәк хастаханәсе коллективының җыелышы булды.

Баш табиб Тәлгать Баһаветдинов 2016 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлек турында хисап тотты, алда торган бурычларны билгеләде.

“Идарәче компания” өчен эш елның–ел буена дәвам итә. Күпфатирлы йортларда төзекләндерү, канализация, ут, су, түләүләр – барысын да контрольдә тотарга, халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга, гозерләрен үтәргә кирәк. Хәзер алда кышкы сезонга әзерлек тора. Бу өлкәдә “Идарәче компания” тарафыннан нинди эшләр башкарыла? Шушы һәм тагын берничә сорау белән без “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Алмаз Әхмәтхановка мөрәҗәгать иттек.

Сентябрьнең 5сеннән 11енә кадәр Татарстанда “Игелек атнасы” старт алды. Атна кысаларында #ДобрыеНовости Татарстан! проектында Татарстанның һәрбер кешесе катнаша ала.

Арча шәһәре стадионында пляж волейболы буенча ярышлар узды.

31 августта Арча Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Казансу елгасы буенда “Казан су” ял паркы ачылу тантанасында “Мин гашыйкмын сиңа, туган як!” исемле “Әдәби мәйдан” оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International