Соңгы елларны республикада гаилә һәм балалар проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән 10нан артык проект тормышка ашырыла. Күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Татарстанда 32 мең күп балалы гаилә яши, шуның 740ы безнең Арча районында.
Әле кайчан гына: “Ур–ра! Каникуллар!” – дип урамга сибелгән иде балалар, кай арада үтеп киткән ул өч ай, инде менә укыр вакыт – 1 сентябрь дә җиткән!
Иртәдән һава торышы көйсезләнеп торса да, мәктәпләргә “Белем бәйрәме”нә килүчеләрнең күңелләрендәге шатлык хисләренә комачауламады. Һәрхәлдә, без катнашкан 300 еллык бай тарихка ия Ташкичү мәктәбендә шулай иде.
Район мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе үз эшен 16 августта башлап җибәргән иде. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, профсоюз оешмалары рәисләре, мәктәпкәчә учреждениеләр мөдирләре, аерым фәннәр укытучылары белән белем бирү сыйфатын күтәрү юллары турында сөйләштеләр.
“Бердәм Россия”нең мобиль җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе Арча районының Наласа, Түбән Аты һәм Утар Аты авыл җирлекләрендә эшләде. Авыл халкы тормыш-көнкүрешне яхшыртуга бәйле сораулар белән килде бирегә.
29 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы гаиләләре белән очрашты. Анда Арча районыннан Раилә һәм Юрий Николаевлар катнашты.
29 августта район хуҗалыкларында 18981 гектарда (план 25000 гектар) көзге культуралар чәчелде.
Салым бурычын түләү мәсьәләсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз контрольлегендә тота. “Салым бурычларын түләү буенча барлык резервлар да хәрәкәткә килергә тиеш, – дип катгый итеп әйтә Президент. – Бюджет хисабына мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтелә, юллар төзелә һәм төзекләндерелә, торак пунктлар төзеклеге, тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре хәл ителә. Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль объектлар тәэмин ителә. Әлеге барлык дәүләт функцияләрен дә без киеренке шартларда үтибез”.
2016 елның 3 июлендәге 272нче Федераль закон белән, эш бирүчеләрнең хезмәткә түләүгә кагылышлы законнарны бозган өчен җаваплылыгын арттыру мәсьәләләре буенча, РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертелде.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 25 августта Иске Йорт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Равил Фазлыевны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.