ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2016 ел
шимбә

22 апрель көнне Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында район китапханәсе хезмәткәрләре “Мәрхәмәтле кино көне”н үткәрделәр. Башта балаларны китапханә эше, яңа китаплар, күргәзмәләр, совет киносының тарихы белән таныштырдылар.


22
апрель, 2016 ел
җомга

 Бүген   “Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кыссаларында 

«Мәрхәмәтле кино көне” уздырылды.

16 апрельдә - "Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Байкал авыл клубы мөдире мәктәп белән берлектә сәламәтлек дәресе үткәрде

21 апрельдә – Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре "Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар интернат–йортында  хәйрия концерты оештырды. Расих Галимҗанов, Данис һәм Зәлия Гайфуллиннар апа-абыйларга яраткан җырларын бүләк иттеләр. Очрашу бик җылы, ихлас мөхиттә үтте.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 20 апрельдә Арча шәһәрендәге сәнәгать мәйданчыкларында булды. Ул яңа эшли башлаган сэндвич–панельләр җитештерү цехын карады.

Сикертән мәктәбе елның һәр фасылында матур. Җәен чәчәкләргә күмелә, бинасы да шул гүзәллекне тулыландырып балкып тора.

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 13 апрельдә Шушмабаш авылында яшәүче Гаделия Рәхмәтуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Яңа Кенәрдә яшәүче сугыш ветераны Рәгыйб Халитовка 92 яшь тулды.

Җирле үзидарә органнарының һөнәри бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советында республика конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Арча районының Яңа Кишет авыл җирлеге (башлыгы Тәбрис Арсланов) “Иң яхшы җәмәгать инициативасы” номинациясендә “Авылның социаль йөзе” проекты өчен Рәхмәт хатына һәм акчалата бүләккә лаек булды.

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов әлеге шигырьне Түбән Мәтәскә авылында яшәүче Искәндәр Шәяхмәтовка багышлап язган. Ул аны кадерле ядкәр итеп саклый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International