Яңа Кенәр хоккейчылар командасы район башлыгы кубогы ярышында быел да җиңеп чыкты. «Ай-яй, матур уйнадылар!» – дип, һаман да сөйлиләр әле. Үткән шимбәдә кичке сәгать 8 тулганда Боз сараена килдем. Максатым – команда белән якыннанрак танышу иде.
Узган ел үзебезнең як егетләре хезмәт иткән Саратовтагы хәрби частька баргач, командир: “Сез безгә боксчылар, гер күтәрүчеләр җибәрегез. Бездә дә спорт ярышлары оештырыла”, – диде, һәм егетләргә мөрәҗәгать итеп: “Спорт белән шөгыльләнүчеләр бармы”, – дип сорады. Берәү дә кул күтәрмәде.
2016 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр 4 процентка арта. Бу категориягә балачактан инвалидлар, инвалид балалар, туендыручысын югалтканнар керә.
Анда район умартачылары берлеге рәисе Ядкәр Мөхәммәдиев узган сезонга йомгак ясады, яңалыклар, бурычлар турында сөйләде. 2015 ел балсыз ел булды
5 апрельдә Арча Мәдәният йортында “Җидегән чишмә” Арча халык театры чыгыш ясаячак.
Һәр җирлекнең уңышлы үсеше нигезендә аның социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси һәм милләтара мөнәсәбәтләр тотрыклылыгы тора.
Быел район судлары караган җинаять эшләре нәтиҗәләре буенча 9 кеше гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә каршы җинаять ясауда гаепле дип табылды.
Стадионда Арча районы белем бирү учреждениеләре арасында туризм спортының чаңгы дистанцияләре буенча ярышлар үткәрелде. Шәхси беренчелектә беренче урыннарны Түбән Мәтәскәдән Илмир Хәбибуллин, Арча педагогика көллиятеннән Надилә Хәкимҗанова яулады
30 мартта Арча район ветеринария берләшмәсендә участок ветеринария табиблары, райондагы аучылык хуҗалыкларының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрелде.
Әледән-әле кисәтеп торуларга карамастан, районда ялган аракы, спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сату очраклары ачыкланып тора.