ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

26 мартта Казан шәһәрендә «Энҗеләр» исемендэге XX Бөтенроссия ачык яшүсмерләр фестиваль – конкурсы булып узды.

Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашты

26 мартта Йошкар – Ола шәһәрендә V Төбәкара балалар үзешчән иҗаты «Чулпан» фестиваль – конкурсы булып узды.

Анда Арча сәнгать мәктәбе укучылары актив катнашты һәм лаеклы призлы урыннар алдылар


1
апрель, 2016 ел
җомга

30 март көнне Арча балалар сәнгатъ мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, XI нче тапкыр Республика күләмендә “Арча ягы-данлы Тукай ягы”- дип исемләнгән балар иҗат конкурсы уздырылды.

Яр Чаллы шәһәрендә  VII  Бөтенроссия  балалар  һәм  яшьләр  мәгълүмат чаралары  фестивале  узды

31 мартта Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга әзерләнү һәм аны үткәрү буенча республика комитеты рәисе урынбасары Васил Шәйхразиев Арча районында булды.

Быел Лениногорскида бер гаиләдән 6 кешенең (5 бала һәм ана) янып үлүе барыбызны да тетрәндерде. Кеше тирән йокыга талгач, төтен исеннән айнымыйча бакыйлыкка күчә. Менә шундый җан өшеткеч хәлләр килеп чыкмасын өчен нишләргә соң? Аның берәр төрле чарасы бардыр бит!

Питомник клубында иҗат итүче Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” ветераннар вокаль ансамбле чыгышын даими карап барам, аның уңышларына сөенәм. Ә уңышлары җитәрлек. Ул районда гына түгел, республика сәхнәләрендә дә чыгыш ясарга, үзен танытырга өлгерде.

Начар күрүчеләр һәм бөтенләй күрмәүчеләр оешмасы әгъзалары автобус белән Казанга “Ярдәм” мәчетенә бардылар. Алар белән мин дә юлга чыктым.

Арча шәһәренең 5нче гимназиясендә узган ел хоккей сыйныфлары ачылган иде. Бу барыбыз өчен дә кызыклы яңалык. Әлеге сыйныфларда укучы балалар үзләрен ничек хис итә, ата–аналар, укытучылар нинди фикердә? Гимназиядә узган “Түгәрәк өстәл” артында әнә шул турыда уртага салып сөйләшү булды.

Яңа Кенәр хоккейчылар командасы район башлыгы кубогы ярышында быел да җиңеп чыкты. «Ай-яй, матур уйнадылар!» – дип, һаман да сөйлиләр әле. Үткән шимбәдә кичке сәгать 8 тулганда Боз сараена килдем. Максатым – команда белән якыннанрак танышу иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International