Арчалылар бәйрәм итә дә, үткәрә дә белә. Үзебездә генә түгел, чит төбәкләргә чыгып та. Узган атнада алар Нократ Аланына барып, Сабантуй уздыруда ярдәм күрсәтте. Бу беренче ел гына түгел, традициягә әйләнеп бара. Безнең Арча ягы үзешчәннәрен анда халык та белә, көтеп ала.