Арча педагогика көллияте студентлары көллият тарихында әледән–әле яулаган уңышлары белән якты эз калдыра. Ел саен дистәләгән кубок дәлилли аларның уңышын. Алар көллият залындагы стенада үз урынын ала.
“Арча” спорт комплексында 1999–2002 елгы егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы “Динамо” спорт җәмгыяте федерациясе ачык беренчелеге булды.